Янгын чыга
Бүгенге көндә янгынның сәбәбе ачыклана, тикшерү эше бара.
Бүген Мөслимнең Семилетка урамында иртәнге 6:30 сәгатьтә янгын чыгып, шәхси ихатадагы йортка шактый зыян килде. "Йорт хуҗасы өйдә булмаган, өй электр белән генә җылытылган. Өйгә ут капканын күреп, күршеләре янгын бүлегенә хәбәр биргән. Бүгенге көндә янгынның сәбәбе ачыклана, тикшерү эше бара. Кышкы суыкларда электр белән сак эш итегез",- дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Госманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев