Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯНгын күзәтчелеге белгечләре мәгариф учреждениеләрен тикшерде

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре бу атнада Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбендә, Крәш. Шуран авылы балалар бакчасында, Вәрәшбаш авылы мәктәбе һәм балалар бакчасында булып кайтты. Белгечләр биналарның төзеклеген, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Рейд барышында белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы эш алып барылу - мәгариф оешмаларына тикшереп кертү тәртибе, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган почмак, сигнализация төймәсе булу-булмавы тикшерелде. "Куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча мәгариф учреждениеләрендә планлы эш алып барыла. Тикшерү барышында кимчелекләр дә ачыкланды. Аларны тиз арада бетерү буенча күрсәтмәләр җиткерелде", - ди бүлек җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев