Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәсә...

Мөслим район Вәрәшбаш авылы янында урнашкан КФХ башлыгы Дамир Шәңгәрәевнең фермасында янгын куркынычсызлы таләпләренең үтәлеше буенча тикшерү үткәрде.

2202-1 номерлы "Россия Федерациясе прокуратурасы турында"гы Федераль Законның (1992 нче елның 17 нче гыйнвары) 22 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә күрсәтелгән таләпләргә карамастан, тикшерү үткәрү өчен килгән прокуратура хезмәткәрен һәм контрольлек итүче органнар вәкилләрен ферма территориясенә кертмәделәр.

Югарыда күрсәтелгәннәргә таянып, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 17.7 маддәсендә нигезендә (белә торып, прокурорга буйсынмау, федераль законда күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү, шуңа бәрабәр рәвештә тикшерүче яки административ хокук бозулар буенча эш алып баручыларның таләпләрен үтәмәү) КФХ башлыгы Дамир Шәңгәрәевкә карата административ эш кузгатылды.

Әлеге административ эш, Мөслим район судының №1 участогы Халык суды тарафыннан каралып, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Дамир Шәңгәрәев гаепле дип табылды һәм административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X