Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яллар бетте, алда – яллар көтә

Россия халкы дөньяда иң күп ял итүче булса да, никтер буш вакыт җитмәүгә бездән дә күбрәк зарланучы юк кебек. Югыйсә, бу яңа елны да озын-озак яллар белән башлап җибәрдек. 2016 елда Татарстанда безне 123 ял көне, шул исәптән 18 бәйрәм ялы һәм өстәмә 5 ял көне көтә. Германиянең GfK компаниясе...

Россия халкы дөньяда иң күп ял итүче булса да, никтер буш вакыт җитмәүгә бездән дә күбрәк зарланучы юк кебек. Югыйсә, бу яңа елны да озын-озак яллар белән башлап җибәрдек. 2016 елда Татарстанда безне 123 ял көне, шул исәптән 18 бәйрәм ялы һәм өстәмә 5 ял көне көтә.


Германиянең GfK компаниясе социологлары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үз илләрендәге яллардан АКШ, Канада, Бөекбритания гражданнары канәгать икән, ә менә вакыт җитмәүгә беренчеләрдән булып Россия һәм Япония халкы моң-зар түгә.

22 илдә тикшеренүләр уздырып, социологлар, гомумән алганда, сораштыруда катнашучыларның күбесенә - 58 процентына - чынлыкта яллар җитүен ачыклаган. Бары 18 процент кына канәгатьсезлек белдергән, 4 процент - вәзгыятькә кискен бәя биргән. 24 процент бу мәсьәләгә битараф каравын әйткән.

Иң "ялкау" ил?

Билгеле булганча, башка илләр белән чагыштырганда, иң аз яллар - Америкада, әмма андагы халыкка булган буш вакыт та җитә: ун кешенең җидесендә җавап шундый. Яллар санын уңай бәяләүче илләр рәтендә аннан соң Канада һәм Бөекбритания (67шәр процент) һәм Бельгия белән Германия (66шар процент) килә. Россия ризасызлык белдерүчеләр өчлеген җитәкли: безнең илдә яшәүче һәр өченче кешегә ял җитми. Япониядә андыйлар - 30 процент, Бразилиядә - 28.

Аңлашылганча, һәр илдә иң күп буш вакыт - 60 яшьтән олырак кешеләрдә (аларның 31 проценты буш вакыттан тулысынча канәгать, 46 проценты - булганына да риза).

2016 елда 123 көн ял итәбез

Россиядәге вакыйгалар календаре ел саен 300дән артык бәйрәмне үз эченә ала - алар төрле һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр. Төбәкләрнең дә үз традицияләре буенча өстәмә бәйрәм көннәре билгеләргә хокукы бар. Мәсәлән, Татарстанда Республика көнендә, Татарстан Конституциясе көнендә эшләмиләр. Калмыкиядә Будда Шакъямуни туган көнендә ял итәләр, Чечняда Тынычлык көне хөрмәтенә ял оештыралар (һ.б.).

Бәйрәм итәргә бихисап сәбәп булгангадыр, Россияне дөньяда иң күп ял итүче ил дип уйлыйлар. Хәер, башкалар да калышмый: Израильдә, Шри-Ланкада, мәсәлән, ел буена бәйрәм яллары 25 көнгә җыела, Бразилиядә - 21, Кытайда - 16, Япониядә - 15, Көньяк Кореяда - 13. Ә менә эш урынында бирелгән чираттагы ялларны кушып санаганда, Россия дөрестән дә иң "ялкау" ил булып чыга. Россиядә эшләүче кешеләр елына кимендә 28 көн ялга дәгъва итә ала, моннан күбрәк - 30 көн - Бразилиядә генә.

2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре:

2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек.
7 гыйнварда - Раштуа булды.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне.
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
9 май - Җиңү көне.
12 июнь - Россия көне.
30 август - Татарстан Республикасы көне.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.
2016 елда Ураза бәйрәме - 5 июльгә, Корбан бәйрәме - 12 сентябрьгә туры килә.


Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендә кабул ителгән "2016 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары белән быел кайбер яллар түбәндәгечә үзгәрде: шимбәгә туры килгән 2 гыйнвар ялы 3 майга (сишәмбегә), якшәмбегә туры килгән 3 гыйнвар ялы 7 мартка (дүшәмбегә), ә шимбәгә туры килгән 20 февраль 22 февральгә (дүшәмбегә) күчте.

Шулай итеп, гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда - 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә. Россия көне уңаеннан, җәй көне - 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөрмәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Татарстанда ел саен 30 августта - Республика көне, 6 ноябрьдә - Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге "каникуллары" тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә). Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә.

Гомумән санаганда, быел Татарстанда 243 эш көне (20 февраль, 4 июль, 29 август һәм 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак), 123 ял көне булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев