Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Ялкын беркемне аямый

30 апрель– Янгыннан саклау хезмәте көне

Республика буенча, шул исәптән безнең районда да, янгынга каршы режим кертелүгә карамастан, халык уяулык турында оныта кебек. Соңгы арада чүп-чар ягу, коры үләнгә ут төртү очраклары артып китте. Ел башыннан җирлегебездә 13 янгын очрагы теркәлде. Шуларның 7се – камылга ут кабу.
– Язгы чорда янгыннар саны аеруча арта. Районда соңгы янгын 28 апрель көнне Иске Чакмак авылында булды. Шәхси хуҗалыкта иртәнге сәгать уннар тирәсендә мунчага ут капты. Сәбәбе – электр линиясендәге кыска ялганыш, ягъни электр чыбыкларының төзексез булуында. Бүгенге көндә килгән зыян суммасы ачыклана, тикшерү эше бара. Мунчаның иминиятләштерелгән булуы да билгеле,– ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтүнов.
Су буйларын, басуларны ут ялмап алган көннәр дә булды. Өлкән буын моны: “Без яшь чакта шулай эшлиләр иде. Тау битләрен, яланнарны яндыра идек, аннан соң, ямь-яшел булып, яңа үлән чыга. Чүп үләннәрен җыештырып, тазартып бетереп кенә буламы?!” – дип тә аңлата. Ләкин бит бу эшләр кеше карап торганда һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәгән хәлдә башкарылгандыр инде! 
Быелгы яз көчле җилләре белән аерылып тора. Бу исә янгынның зур масштабларга таралу куркынычын икеләтә арттыра. Ялкын очкыны очып китәргә күп кирәкме?! Камылга яки чүп-чарга ут төртү аркасында авыллары белән янып беткән төбәкләр турында үзәк телевидение каналлары аша күреп-белеп торабыз, югыйсә!
– Коры үләннән үрләгән ут Мәлләтамак авылындагы зиратка да керү юлын тапты. Каберлекләргә дә зыян килде. Вакытында сүндермәсәң, Аллам сакласын, йорт-җирсез дә утырып калуың бар. Үләнгә ут төрткән ике кеше дә шул арада юк булган. Килгән зыянны каплыйм дип торучысы булмас аның. Инде сак булыйк, булган мал-мөлкәтебезне ут-күздән саклыйк! – ди Әминә Баһауова.
Янгын хезмәтендә эшләүчеләрнең эш вакыты чикләнмәгән. Иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе ул. Мөслимнең 123нче санлы янгын сүндерү частендә бүгенге көндә – 38, гражданнар оборонасында бер кеше эшли. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегендә 5 белгеч хезмәт куя. Бу эшне үзләренең гомерләрен куркыныч астына куючы батыр һәм курку белмәс кешеләр генә башкара аладыр. Кеше гомерләрен һәм матди байлыкны уттан саклап калу өчен кайвакыт көтелмәгән адымнарга да барырга туры килә. 
– Төрле категория гражданнар белән аралашырга, төрле урыннарда булырга туры килә. Янгыннарның сәбәбе күп очракта кеше факторына барып тоташа. Аеруча социаль яктан уңышсыз дип исәпләнгән, амораль тормыш алып баручы гаиләләр куркыныч төркемгә керә. Сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге, балалар уйнап сызган бер шырпы кайвакыт зур янгыннарның сәбәпчесе дә була. Яшәгән җиребезнең матурлыгын тоеп, табигать-анага зыян салмыйча яшәргә өйрәнәсе иде! – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама