Салатны бизәү өчен: маринадланган кыяр, маринадланган шампиньон гөмбәсе яки әстерхан чикләвеге, яшел суган кыягы.
1нче кат: угычтан уылган бәрәңге, савытның бер почмагына яшел кыяклар куярга.
2нче кат: шакмаклап туралган ит яки саламлап туралган сыер теле, майонез.
3нче кат: вак итеп туралган караҗимеш.
4нче кат: эре угычтан уылган йомырка.
5нче кат: эре угычтан уылган сыр, майонез.
Шул ук тәртиптә катларны тагын бер тапкыр кабатларга. Соңгы кат итеп майонез өстенә әстерхан чикләвеге яки ананас кабыгы рәвешендә нечкә итеп түгәрәкләр туралган маринадланган кыяр (гөмбә) тезәргә.
Нет комментариев