Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

"Яңа тәҗрибә тупладым"

Быел, диплом эше буларак, үзем сценариен язып, үзем үк режиссер буларак, “Язмышлардан юк шул узмышлар” исемле авторлык пьесамны тамашачыларга тәкъдим иттем.

– Әлмәт музыка көллиятендә укыйм. Җәйге ялларда үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйм. Ындыр табагында да эшләгән бар, редакциядә дә. Себерке тоту белән газетага материал язу бер түгел инде. Быел “Урман иле” лагеренда ике сменада әйдаман булып эшләдем. Балалар белән эшләү, эш оештыру буенча яңа тәҗрибә тупладым. Бер караганда, рәхәт, икенче яктан, балаларның да төрлесе бар. Икенче сменада балалар бик шук булды, тыңлаусызлары да бар иде. Өченче смена бик тыныч үтте. Һәр эшнең үз җае инде. Ә театр – бөтенләй икенче нәрсә! Анысы – күңел теләгән, җан тарткан һөнәр! Быел, диплом эше буларак, үзем сценариен язып, үзем үк режиссер буларак, “Язмышлардан юк шул узмышлар” исемле авторлык пьесамны тамашачыларга тәкъдим иттем. Баш рольне дә үзем башкардым. Тамашачылар бик җылы кабул итте.

Раушан Нигъмәтуллин, 
Ташлыяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев