Яңа ел бәйрәме тарихы. Узган гасырның утызынчы еллары
Ә Яңа елны чыршы янында бәйрәм итүне, тормышка чыгып, эшли башлагач кына күрдем. Мәктәптә укытучы Йөзекәй Изибаев, үз классында яшел чыршы утыртып, бәйрәм үткәрде. Анда берничә бала гына булуы истә калган.
Минлиян Димиева, 100 яшь.
Мари Бүләр:
– Безнең балачак авыр чорларга туры килсә дә, юкны бар итеп, бәйрәм иттек. Ул чорда, чыршы бизәп, Яңа ел үткәрүләр юк иде. Аның каравы, бик күңелле итеп Нардуган бәйрәмен үткәрдек. Аны башкача Раштуа дип тә йөрттеләр. Ул яңа елның беренче җомгасына туры килә иде. Бәйрәм алды кичендә мунча яктылар. Икенче көнне һәр өйдә тәбикмәк пеште. Кичен авыл яшьләре, үзләрен танытмас өчен битлекләр киеп, йөзләрен корымга буяп, ят киемнәрдән өйдән-өйгә кереп йөрде. Кем – әби, кем – бабай, кем кыз булып киенә иде. Йорт хайваннары булып киенүчеләр дә булды.
Капкадан ук җырлап- биеп, такмазалар әйтеп кергән яшьләрне матур итеп каршы алдылар, тәбикмәк белән сыйлап, чорына күрә күчтәнәчләр биреп чыгардылар. Ә без йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләдек. Шулай уйнап-көлеп күңел ачканнан соң, бер өйгә җыелып, алып кайткан күчтәнәчләр белән чәй эчә идек. Бәйрәм көннәрендә агачны бөгеп ясалган чаңгы һәм чаналар белән тау шуарга чыктык.
Ә Яңа елны чыршы янында бәйрәм итүне, тормышка чыгып, эшли башлагач кына күрдем. Мәктәптә укытучы Йөзекәй Изибаев, үз классында яшел чыршы утыртып, бәйрәм үткәрде. Анда берничә бала гына булуы истә калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев