Яңа ел бизәге
Район оешма-предприятиеләренең Яңа елга әзерлеге, бизәлеше буенча "Иң яхшы Яңа ел бизәге" исемле конкурс игълан ителгән иде. Дүшәмбе көнне узган иртәнге планлаштыру утырышнда конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. 1 урынны Мөслим коры сөт заводы алды. 2 урынга "Татфондбанк"ның Мөслимдәге өстәмә офисы лаек булды. 3 урынга Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният бүлеге...
Район оешма-предприятиеләренең Яңа елга әзерлеге, бизәлеше буенча "Иң яхшы Яңа ел бизәге" исемле конкурс игълан ителгән иде. Дүшәмбе көнне узган иртәнге планлаштыру утырышнда конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. 1 урынны Мөслим коры сөт заводы алды. 2 урынга "Татфондбанк"ның Мөслимдәге өстәмә офисы лаек булды. 3 урынга Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният бүлеге чыкты. Җиңүчеләргә район башлыгы исеменнән дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев