Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй шагыйрем! Моңнар дәрьясы!..

Кичләрен Тукай шигырьләре көйләнгән өйләр бар микән хәзер? Күп өйләрдә, иң кадерле кунаклар булып, татарча-русча сөйләп, дулап, телевизорлар утыра. Олылар, балалар Тукай китапларына түгел, эреле-ваклы экраннарга бакканнар. Китап киштәләрендә дә Тукай китаплары сирәк күренә.

Мөслимдәге Г. Тукай исемендәге мәктәп яныннан узганда мин шагыйрьнең урам такталарына язылган шигырьләрен укырга тырышам. Шулардан берсе миңа бигрәк тә истәлекле, аны әнкәй көйли иде. Кичләрен Тукай шигырьләре көйләнгән өйләр бар микән хәзер? Күп өйләрдә, иң кадерле кунаклар булып, татарча-русча сөйләп, дулап, телевизорлар утыра. Олылар, балалар Тукай китапларына түгел, эреле-ваклы экраннарга бакканнар. Китап киштәләрендә дә Тукай китаплары сирәк күренә.

Менә ул әнкәем көйләгән шигырь: 
Мин хәзер оҗмах түрендә – бер матур хур иркәли; 
Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни! 
Шуны тыңласам, минем дә, баланы кызганып, елыйсым килә иде. Минем беренче китабым да Тукайның Гата абыем бүләк иткән “Шүрәле”се булды. 6-7 нче класстамы, укытучы Нәкыя апа миңа Тукай бәйрәмендә шагыйрьнең “Хөрмәтле Хөсәен ядкаре” дигән шигырен укырга кушты. Бик тырышып ятлаган идем, сәхнәгә чыгу белән оныттым. Шуннан миңа нидер булды, Тукайны бик озак укый алмадым. Шигырьнең эчтәлеге бала аңларлык, ятларлык, сөйләрлек түгел икән. Социаль-сәяси эчтәлектәге бу шигырьне мин соңрак атаклы сүз остасы Айрат Арсланов укуында ишеттем. Тукайны аңлау өчен аның язмышын, тормышын, ул яшәгән дәверне яхшы белергә кирәк булган. Ә ул чакта мин боларның берсен дә белми идем. Без тук, укырга мәктәбебез, торырга өебез, сыенырга әнкәбез, кардәш-туганнарыбыз, күршеләребез һәм безнең турыда һәрчак кайгыртучы ил бар: гамьсез идек без. Бөтен кеше шулай яшәгән һәм яшидер кебек тоела иде. 
“Бер татар шагыйренең сүзләре” дигән шигырендә Тукай: “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам”, – дип язган. Бөек өч шагыйрь, тик язмышлары төрле. Чыгышлары белән Пушкин белән Лермонтов – иң югары катлау колбиләүче-крепостник бай гаиләләрдән. Тукай кебек, ятимлек нужасын күрмәгәннәр. Дуэльдә атышып, үзләрен һич файдасызга һәлак иткәннәр. Югыйсә, яшәргә, иҗат итәргә бар мөмкинлекләре дә булган кебек. Иң яхшы белем, тәрбия. Байлык та җиткән. Пушкин атасы аңа бүләк итеп биргән 200 рус крестьянын да – тере кешеләрне – залогка салып, акчага әйләндерә. Пушкин бик “кыдрач” та була. 16 яшеннән юк кына сәбәпләр белән 60лап тапкыр дуэльләргә чакыра да, чакырыла да. Шуларның дүртесендә чынлап атыша. Мондый кызулык кайчан да булса һәлакәткә китерми калмас иде. Дантес белән атышкан соңгы дуэлендә алган каты ярадан шагыйрь, ике көн ятып, вафат була. Тукай сокланган, Тукай табынган бөек рус шагыйренең вакытсыз вафатына китергән мәгънәсез үлем уеннарын нәрсә белән аңлатасың?! 

“Стихи классиков” РуСтих сайтындагы язмадан бер өзек: “Габдулла Тукай был рожден в знатной семье потомственных мулл и в начале своей жизни имел все шансы на получение достойного образования с дальнейшим обретением престижной работы, однако судьба распоряжается грядущим поэта по своему, заставляя того рано встать на путь конкуренции и учения истинного мира, жестокого и беспощадного ко всем слабостям юного Тукая”. Өзекне татарчага тәрҗемә итсәң, бөтен тәме югала. Сүзләре, фикере нәкъ хәзерге заманча. Сайт рус телле укучыларын иң атаклы рус совет шагыйрьләре тәрҗемәсендәге Тукай шигырьләре белән таныштырып килә. Бик яхшы бит бу. 

Чынлап та, бәләкәй Апуш – әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да муллалар нәселеннән. Тик кем әйтә, муллалар бай булганнар, дип? Халкы җиргә тилмергән, булган җире дә уңдырышсыз булган ярлы Казан арты авылларының ярлы муллалары... Кая инде нарасыйга “достойный” белем, “престижлы” эшле киләчәк! Җан асраулары ук бик авыр бит. Бала чагы, язмышы, тормышы чиксез авыр, хәсрәтле була аның. Булачак шагыйрьгә дүрт ай тулып китүгә, каты авырып әтисе вафат була. Аның вафатыннан соң, әнисе Мәмдүдә, сабыен алып, күп балалы, үзе дә бик авыр яшәгән әтисе йортына кайтырга мәҗбүр була. 1888 елның декабрендә 23 яшьлек Мәмдүдәне 69 яшьлек Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр. Күрәсең, кияү муллага да, бабасы муллага да бала сыймаган. Мәмдүдә өч яше дә тулмаган сабыен Шәрифә исемле фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрамага биреп калдыра. Мәмдүдә дә әтисе йортында артык кашык булгандыр, югыйсә аны, сабыеннан аерып, шушы картка тотып бирмәсләр иде. Мескен ана, мескен бала... Икенче елны әнисе баласын үз янына алдыра. Тик баласы белән бары бер ел гына яшәп кала. 

Тукайның “Өзелгән өмет” дигән шигырендә мондый юллар бар: 
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни! 
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?! 
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, 
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы. 
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, — 
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы… 

Мәктәп елларында, Тукай турында бик күп истәлекләр белән танышканчы, мин бу шигырьне аңламаган идем. Авыл кешеләренең истәлекләреннән күренгәнчә, “карт мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдә ападан бик көнләшкән, еш кыйный торган булган. Ул вафат булган төндә дә мәрхүмәнең: “Шакир дим, үтерәсең бит инде!” – дигән сүзләре ишетелгән. Шул кыйналудан ул үле ир бала таба, “күз яшьләре дә кипмичә егълап вафат була…” Бу коточкыч хәл, әнисенең ерткычларча кыйналуы, үлеме, “Әнкәйне бирегез”, – дип, үкереп елап, анасының мәете артыннан чапканнары дүрт яше дә тулмаган сабыйның хәтерендә уелып кала. Бу вакыйга 20 елдан соң, 1910 елда, шагыйрьнең вафатына өч ел кала тетрәндергеч “Өзелгән өмет” шигыре белән дөнья күрә. 
Әнисенең вафатыннан соң, озак та тормастан, сабыйны Өчиле авылына Мәмдүдәнең әтисенә кайтарып җибәрәләр. Монда да ятимлек, ачлык. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, ач үлемнән балаларын сакларга тырыша. Бабасы өендә үги әбинең үз балалары да күп, Апуш моннан да арта. Һәм сабыйны бер ямчыга утыртып Казанга, билгесезлеккә җибәрәләр. Ятим баланы ияртеп, ямчы Печән базары буйлап кычкырып йөри: “Асрауга бала бирәм, кемгә бала кирәк, бөтенләйгә, кем ала?” Кая ди ул хәзерге кебек пенсияләр, пособиеләр, балалар йортлары, белем, һөнәр алу. Болар соңрак, Совет власте белән генә килделәр. Совет чоры я хәзерге чор булса, балага да, ямчыга да үз урыннарын тиз табарлар иде. Тик заман башка, ил башка. Шунда халык арасыннан бер миһербанлысы чыгып, баланы үзләренә алып кайта. Шулай мескен ятимне Яңа бистәдән һөнәрче Мөхәммәтвәли белән хатыны Газизә абыстай үз уллары итәләр. Бәләкәй Габдулла бу гаиләдә ике ел буена ярыйсы гына яши. Тик бәхетсезлегенә әти-әнисе авырып китә һәм бала тагын артып кала. “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...” – дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. “Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин”, – дип яза Тукай истәлекләрендә. Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Кыска гына гомерендә бала алтынчы гаиләгә күчә. Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Монда да ятим балага оҗмах булмый, тик монда ул башка урыннарга караганда озаграк яши, сабакка йөри. Биредә аның киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплана. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән тугыз яшьлек Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да, Уральскидагы туганнарына алып китә. “Ахырда әни: “Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсын”, – дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек”, – дип язган Тукай. Өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөреп, Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә. 
“Татарстан дулкыны”нда Хәйдәр Бигичев тавышы: “Әй шагыйрем, моңнар дәрьясы!..” Шагыйрьнең үзе кебек үк моңлы җыр, моңлы җырчы. Татарда моң чиксез ул. Күңел сулкылдый... 
1923 елда, шагыйрьнең вафатына 10 ел тулган көннәрдә ВКП(б) ның Өлкә комитеты кушуы буенча Татарстан нәшрияты Тукай туган Кушлавыч авылын шефлыкка ала. Тагын өч елдан авыл кешеләренең тормышын яхшырту, тәртипкә салу максатларында Кушлавычның һәр гаиләсенә тегү машиналары, ураклар, чүкечләр, балаларга бүрекләр, мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәләр. Сугышлардан айнып кына килгән илдә ярлы авыл өчен бу гаҗәп зур байлык була. Авыл китапханәсенә 230 данә китап тапшырыла. Соңрак күршедәге совхоз авылга авыл хуҗалыгы машиналары бүләк итә. 

Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама