Әй Сабантуй, Сабантуй!..
Ат чабышы һәм татарча көрәш хатын-кызга хас спорт төрләре булмаса да, әлеге бәйгеләрне карамый калганым юк. Без кечкенә чакта Сабантуйлар аеруча кызык иде дисәм, әби-бабайлар тел шартлата: “Менә безнең дәвердә бәйрәм иде ул ичмасам! Ул елларның матур истәлеге әле дә күңелдә яши...”
– Яңа Усыда әтинең сеңлесе Санук түти яши иде. Сабантуй саен безгә матур күлмәкләр тегә иде. Бөтен бала яңа күлмәктән була иде. Хәзер дә Сабантуйда кеше аз түгел, ләкин элек халык аеруча күп була иде, – дип искә ала райондашыбызЛюбовь Смелова. – Авылдан Мөслимгә атларда төшә идек. Җинан җиңги үзе ясаган квасны сатарга алып төшә, шуны бик яратып алалар иде. Бәйрәмдә сату итәргә дип, авыллардан көнбагыш, чикләвек алып киләләр. Стаканлап саталар иде. Әле дә хәтердә: бер стаканы 10 тиен иде. Тагын шунысы истә калган: бәйрәмдә һәрвакыт балалар югала, әти-әниләре сабыйларын эзләп аһ итә иде. Рупор- фәләннәр булмагандыр инде, җыйнаулашып югалган баланы эзли идек. Авылдан атлар да күп төшә иде. Сабантуйга ат җибәрмәгән авыл булмагандыр. Бәйрәмдә районның бөтен марҗалары тозлы кәбестә, кыяр сатарлар иде. 70нче еллар – транспорт аз вакыт. Бортлы машиналарга эскәмияләр куеп, шоферлар балаларны, яшь- җилкенчәкне төяп Мөслимне урар иде. Ул машиналарга флаглар, лозунглар эләләр иде. Яңа Усыдан Мөслимгә юл Метрәй аша үтте. Барганда Олы каенлык, Бәләкәй каенлык, Кукай күперен үтәбез. Их, рәхәт вакытлар булган!
– Элеккеге Сабантуйлар хәзер юк инде ул. Асылын югалтмасын иде бәйрәм! Бәйрәмнең милли асылын без түкми-чәчми яшь буынга тапшырырга тиеш. Шоу-тамашага әйләнә башлаган Сабантуйның кадере бетте төсле. Бәйрәмнең төп атрибутлары булган капчык сугышы, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү, уенчык кисү, көянтә белән су ташу мәйданны бизи. “Модалы” уеннар кертү килешеп бетми. Без кечкенә чакта, өйдән-өйгә йөреп, бүләк җыялар иде. Хәзер бүләк җыя башласалар, кеше ишеген бикләп куя, капкасына йозак сала. Мәрхүм әткәй: “Элек Сабантуен җир кардан ачылу белән, апрельдә үткәрәләр иде”, дип сөйли иде. Соңрак, чәчүдә тырыш хезмәт күрсәткән кыр батырларын хөрмәтләү өчен, Сабантуйны июньгә күчергәннәр. Сабантуйга матур күлмәк-түфли әзерләгән истә. Елның-елында бу көнне кыз-кыркын яңа кием- салым белән мактаныр иде, – ди Флүрә Дәүләтшина.
Беркемгә дә сер түгел, авылларда бәйрәмне үткәрү өчен авыл эшмәкәрләре, фермерлар иганәчелек итә. Шушы авылдан чыккан якташлар да ярдәм күрсәтә. Элекке заманнарда Сабантуй халык средстволары белән башкарылган. Чүпрәк- чапрагын да, колга башындагы тавыкны да халык бүләк иткән.
– Сабантуй гомер бакый халыкның очрашу, аралашу урыны булып калачак. Күптән күрмәгән дусларны, танышларны шунда очратасың, яшьләр дә шунда таныша. Берәрсенең баласы гаилә корса, авылдашлары яшь кияү-киленне шунда күрә, шунда бәя бирә. Миңа бер генә нәрсә ошамый – ел саен көрәштә бер үк кеше батыр булып кала. Аңлыйм: көчледер, егәрледер. Кайбер көрәшчеләр авылдан авылга йөреп бүләк җыя. Авылларда көрәшкә чит кешене кертмәскә, ә Мөслим Сабантуенда башка район кешеләре бил алышырга тиеш түгел дигән фикердә мин. Бүләкне үзебезнең җирлек кешесе алырга тиеш. Элек көрәшчеләр нәселе дип йөрткән гаиләләр дә бар иде. Башта әти кеше батыр кала, аннары – улы, соңыннан – оныгы. Улларын көрәшергә әтиләре өйрәткән. Батыр алган тәкә шулпасын туган-тумача, якыннары авыз иткән. Хәзер батырлар тәкәгә генә риза түгел, затлырак бүләккә өмет итәләр. Элек тәкә иң зур бүләк иде, – ди Мөслим авылында гомер итүче Хатыйп Фатыйхов.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев