Әй авылым, яңарсыннар синдә өйләр
Авыл җыеннары башланды. Аларның беренчесе Вәрәшбашта узды.
Район җитәкчелеге катнашында узган чарада җирлектә башкарылган һәм алда торган эшләр турында сүз барды.
Вәрәшбаш авыл җирлеге – район үзәгенә иң якыны. Ел саен, хәтта елга берничә тапкыр үтүче авыл җыеннарының беренчесе дә Вәрәшбашта узды. Авыл җирлеге башлыгы Земфира Маннапова, үзара салым акчасына эшләнгәннәргә тукталып, обелискның төзекләндерелүе, Иске Вәрәш башлангыч мәктәбендә санузел ясатылуы, запаска су насосы алынуы турында әйтте. Җирлектә юллар җәен-кышын да караулы. Иске Вәрәш инеше күпере эшләнгән. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, су чыганагы җирләрен рәсмиләштерү, Иске Вәрәштә кое ремонты бара. Вәрәшбаш мәктәбе янына ут кую, 1 май урамына су китерү эшләре планлаштырыла.
Башлыктан соң авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган ветеран Тәскирә Низамиева бурычларның үтәлүенә шикләнми. Чөнки халык бердәм, инициативалы, җитәкчелек белән авыл кешеләре аңлашып эшли, хезмәт күрсәтү оешмаларының эшенә тел-теш тидерерлек түгел.
Иске Вәрәш мәдәният йорты җитәкчесенең кечкенә генә ремонт кирәклеге турындагы гозеренә район башлыгы Рамил Муллин һәр мәсьәләнең ипләп кенә хәл ителәчәген әйтте.
Крәш. Шуран – район үзәгеннән әллә ни ерак урнашмаса да, читтәрәк калган авыл. Бу җыелыш үткән мәдәният йорты залының башка авыллардагы шундый биналар белән чагыштырганда шактый ук караңгы булуында ук күренде. Авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин сүзләренчә, бу мәсьәлә күтәрелгән, әмма илдәге икътисади сәбәпләр аркасында хәл итү кичектерелгән. Башка җирлекләрдәге кебек үк, демографик хәлнең аянычлыгы ассызыкланды. Шулай да җирлектә туйлар да булгалый. Дөрес, ике кыз кияүгә киткән, өйләнүче берәү генә. Ихата-каралты яңартучылар да бар. Алты гаилә түбә япкан яисә өй тышлаган булса, бер гаилә яңа өйгә күчәчәк.
Каенсазлылар авылдашлары истәлегенә обелиск төзегән, Крәш. Шуранда булганы ремонтланган, Ташъелгадагы паркта ял итү урыны эшләнә. Каенсаз һәм Ташъелга авылларында зиратларны койма белән әйләндерәләр. Тат. Шуран һәм Каенсазда су будкалары куясы бар. Тат. Шуран мәктәбенә дә койма тотылачак.
Шуранда элек эчә торган суга түләү буенча проблема булмаган. Бу мәсьәләне агрофирма хәл итеп килгән. Июль аеннан файдаланган су өчен халыктан акча җыя башлыйсы була, ди башлык. Каенсаз белән Ташъелгада мондый түләү күптән башкарыла.
Җыенда катнашучылар янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән күтәрде. Янгын сүндерү машинасы төзек, аның шоферы һәм җитәрлек ягулыгы, су запасы булу мөһим, диделәр. Шуранлыларны авылга асфальт юл булмавы, сөт өчен түләүнең башка районнар белән чагыштырганда иң түбән булуы да борчый.
Симәк авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыюны өч ай эчендә башкарып чыктык, диде җирлек башлыгы Рифат Садретдинов. Һәм аны кирәкле өлкәләргә юнәлтеп, шактый эшне тәмамларга өлгергәннәр. Эшлиселәре дә бар әле: Торышта автомат су китертү җайланмасы, Красноярда өлешчә суүткәргечне алыштыру, Симәктә сафка басачак кибетне дә сулы, юллы итү кебек һәм башка мәшәкатьләр.
Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов та эшләнгәннәрне аерымлап санады. Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилеен зурлап билгеләп үтеп булмаса да, обелискларны яңарту өчен ел кулай булды. Мари Бүләрдә чишмәгә санитар зона ясалган, мәктәбенә брусчатка түшисе калган. Исәнсеф халкына медицина ярдәме ремонтланган фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтеләчәк. Яңа Сәеттәге балалар бакчасы каршында уен мәйданчыгы ясарга ниятләнгән. Башка җирлекләрдәге кебек үк, запас булсын дип, су насосы алып куйганнар.
Исәнсефтә асфальт кирәклеге, урамнарны ремонтлау, яктырту турындагы сорауларны яңгыратты җыенда катнашучылар. Шулай ук кайбер авылларның бер башындагылар судан тиешенчә файдаланганда, икенче очындагыларның тамчы тамуын көтеп утырулары турында да зур борчылу белән җиткерелде. Мондый хәл быелгы кызу көннәрдә районның башка берничә торак пунктында да күзәтелде. Сусызлык шактый көннәр район үзәге халкын да тилмертте. Ә урам баганасында яктырткыч булмавы хакында искесәетлеләр газетабызга да мөрәҗәгать иткән иде.
Усаклык авылында яшәүчеләр балаларын мәктәпкә үз транспортында йөртә. Әмма бу да кыенлашкан, чөнки юлның бер өлеше йөрерлек түгел. Бу чүп машинасына да авылга керү мөмкинлеген чикләячәк. Мәсьәлә шулай ук кичекмәстән хәл итүне сорый.
Крәш. Шуран, Симәк, Исәнсеф авыл җирлекләрендә кыргый этләрнең, төлкеләрнең шәхси хуҗалыкларга зур зыян салуы турында борчылып әйттеләр. Мөгезле эре терлек асрау һаман да кыенлашкан чорда авыл кош-кортсыз да калмасын өчен тиз арада чара күрү кирәклеге көн кебек ачык. Пай җире өчен саламны ерактан ташу да авырга туры килә сала халкына. Җитәкчелек бу мәсьәләне дә игътибарга алды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин җиде айның эш күрсәткечләре белән таныштырды, мошенниклык очракларының артуын билгеләп, халыкны уяулыкны югалтмаска, транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырды.
Җирлек башлыклары авыл өчен тырышып йөргән, өмәләрдә җиң сызганып эшләүче якташларына рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Һәр җирлектә район башлыгы Рамил Муллин авыл халкына, җирлек, район ихтыяҗларындагы һәр башлангычны күтәреп алучы хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткерде. “Пандемия сәбәпле ил икътисады зыян күрде. Бу бик күп эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирмәде. Бары беренче чираттагы эшләр генә эшләнде”, – диде район башлыгы. Монда үзара салым акчасы ярдәмгә килде. Район башлыгы, үзара салым акчасын республикада иң күп җыючы районнарның берсе булуыбызны билгеләп, средстволарны нәтиҗәле файдалану кирәклеген искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев