XXI гаиләсе – тәрбия сагында
Хезмәт юлын туган авылы Октябрь авылы сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы буларак башлап җибәрә.
Моряк Йосыпов Мөслим районы Октябрь авылында туа. Кечкенәдән әйләнә-тирә дөньяны танып белергә омтыла, табигать күренешләре белән кызыксына. Ә яшүсмер елларында техника, радио белән мавыга. Белем алуга омтылышы да зур була. Алтынчы класста укыганда ук “Яшь техник”, “Радио” журналларын алдыра. Кызыксынучан егет журналларда басылган схемаларны өйрәнә һәм почта аша детальләр кайтартып, схема буенча радио җыя. Ул елларда әле авылларга электр да, чыбыклы радио да ялганмаган була. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Воронеж шәһәренә юнәлә. Физика фәненнән имтиханны “5”ле билгесенә тапшырып, политехника институтының радиотехника факультетына укырга керә. Әнисе авырый башлауга бәйле егет уку йортын ташларга мәҗбүр була.
Хезмәт юлын туган авылы Октябрь авылы сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы буларак башлап җибәрә. Яше кергәч, армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм “Совет Армиясе отличнигы" билгесенә лаек була. Хәрби бурычын үтәгәннән соң туган мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта, читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих бүлегендә белем ала. Университетны тәмамлагач, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә һәм туган җиребезгә хезмәт итүгә багышларга карар кыла: авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, М.Горький исемендәге колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана.1970 елда Яңа Сәет авылы кызы, татар теле укытучысы Фирая Шайхенур кызы белән гаилә корып җибәрә.
1970-1973 елларда Моряк Йосыпов – ВЛКСМның Мөслим район комитеты бүлеге мөдире, 1973-1977 елларда КПССның район комитеты инструкторы вазыйфаларын башкара. 1977 елдан Мөслим урта мәктәбен җитәкли. Ул елларда Мөслим урта мәктәбе республикада иң зурлардан санала. 1287 укучы белем алган мәктәпкә балалар районның 24 авылыннан йөреп укыган. Ул чорда мәктәпнең матди-техник базасы тормыш таләпләренә туры килми, бинаның иске өлеше нык тузган, спорт залы авария хәлендә була. Моряк Шәйхрахман улы авырлыклар алдында аптырап калмый. 200дән артык укытучы һәм тәрбиячесе булган коллективны бер йодрыкка туплап, укыту-тәрбия эшен башлый. Шулай итеп, яшь директор көчле коллектив, тәҗрибәле урынбасарларның ярдәме белән җәмгыять куйган максатларга ирешә. Тырыш, яңалыкка омтылучан, зур оештыру сәләтенә ия Моряк Шәйхрахман улы 1982-1990 елларда район мәгариф бүлеген җитәкли. Моряк Йосыповка “Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” “ТАССРның атказанган укытучысы” исеме бирелә.
Сиксәненче елларда, илдә мәгариф системасын үзгәртеп кору башлангач, районда колхозлар хисабына 10 мәктәп төзелә. Җаны-тәне белән эшкә чумган җитәкче укыту-тәрбия юнәлешендә, мәктәпләрнең техник базасын үстерү өлкәсендә максатчан эш алып бара. Төп эше белән бергә район халкы арасында актив агарту эше белән шөгыльләнгән “Белем” җәмгыятенең рәисе була. Районның һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында хезмәт куйганы өчен Моряк Йосыпов 1987 елда РСФСРның “Белем” җәмгыяте оештырган VIII съездына республикадан делегат итеп сайлана.
Оештыру сәләтен һәм район халкы арасында зур абруй казануын исәпкә алып, аны ВЛКСМ һәм КПСС райкомына җитәкче, соңрак район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасына күчерәләр. Райондашыбыз кайда гына эшләсә дә, һәр җирдә үзеннән якты эз калдыра.
Пар канатың белән бер-береңә ярдәм итеп, аңлашып яшәгәндә генә хезмәт юлында уңышларга ирешеп була. Фирая Шәйхенуровна белән Моряк Шәйхрахманович авырлыкларга бирешмичә гомер итәләр, күңел җылыларын бала һәм кеше тәрбияләүгә бирәләр. Татарстанның атказанган укытучысы Фирая Шәйхенур кызының бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе зур. Ул укыту дәверендә һәрвакыт класс җитәкчесе була, һәр баланың язмышы аның йөрәге аша уза. Сыйныф җитәкчесе буларак “Гаиләдә әти-әни нинди булырга тиеш?”, “Булачак үрнәк әти-әни тәрбияләү” дигән темалар аның төп эш принцибы була. Ул бүген дә класс җитәкчеләре белән тәҗрибә уртаклаша, эш серләренә төшендерә. Фирая Шәйхенуровна да ата-аналар җыелышларында яшь әти-әниләргә бала тәрбияләүнең нечкәлекләрен аңлата, үз тормыш тәҗрибәсеннән киңәшләр бирә, тәрбиянең төрле юлларын күрсәтә.
Моряк Шәйхрахмановичның холкында булган тынгысызлык тик торырга мөмкинлек бирми. 2014-2019 елларда ул районның иҗтимагый Советын җитәкли. Аеруча мәгариф тормышы, киләчәк буынны тәрбияләү белән тирәнтен кызыксына. Зур тәҗрибәсе булган шәхес мәктәбебездә балалар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. 5-8 класс укучылары өчен “Бабайлар ул – шул ук аталар. Син – әтиләр җире варисы” проекты кысаларында оештырылган чараларда актив катнаша, әтиләр советы утырышларында үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләр бирә.
Без мәктәбебез белән, тәрбия эшендә теоретик һәм практик алымнарны дәвам итеп, яңаларын булдырып эшлибез. Йосыповларның оныкларының мәктәбебездә белем алуы хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгытты. Бергәләп оештырган кичәләр, класс сәгатьләре балаларның күңелендә матур эз калдырды. Балалар Моряк абыйлары үткәргән тынычлык дәресен, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидулла Мөхәммәдиев белән очрашуны яратып искә алалар. Тарихчы буларак Моряк Шәйхрахманович уникаль гаилә музее булдырган. Кечкенә генә музей зур тарих сыйдырган. Укучылар андагы экспонатларның күплегенә таң калды.
Моряк Шәйхрахманович – үрнәк гаилә башлыгы да. Алар Фирая Шәйхенуровна белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары әти-әниләре һөнәрен сайлады. Гөлназ балалар сәнгать мәктәбендә җыр дәресләре укыта. Ул да мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә эшли, укучылар белән уен кораллары ансамбльләре оештырып, республикакүләм танытуда өлеш кертә. Тормыш иптәше Илдар мәктәпнең әтиләр советы эшчәнлегендә актив катнаша. Йосыповларның оныклары Диләрә бик матур җырлый, сәнгать мәктәбендә укый. Бик күп конкусларда катнашып, уңышлар яулый. Ә Гөлия бабасы кебек тарих, җәмгыять белеме фәннәрен яратып укый, фән олимпиадаларында катнашып, уңышлары белән сөендерә. Әйе, буыннар чылбыры ныклы. Яшәү рәвешләре матур. Матур тәрбия алган балалар берсе дә туры юлдан тайпылмый. Алар – халкыбызның, милләтебезнең горурлыгы.
Римма Галиева,
Лилия Миңниярова.
Мөслим урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев