“Раштуа укулары” конференциясеннән мөслимлеләр диплом белән кайтты
27 нче январь көнне Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназиясендә мәктәп укучыларының XVI республикакүләм фәнни-эзләнү "Раштуа укулары" конференциясе узды. Укуларда "Татар теле" секциясендә районнан 3 укучы катнашты. Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина I дәрәҗә дипломга (җитәкчесе - Гарифуллина Д.Р.), Мөслим гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Аделина Сабитова кызыксындыру дипломына (җитәкчесе - Мирзаморатова Г.М.), Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Луиза Нугаева катнашучы сертификатына (җитәкчесе - Яхина Л.Р.) ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев