Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хушбуй сайларга өйрәнәбез

Кибетләрдә консультант кызлар, парфюмны рекламалап, аны тар кәгазьгә сибеп, иснәтеп карый. Әмма ислемайны иснәгәч, хуш исләр генә түгел, баш та бутала башлый. Нәтиҗәдә, хушбуй алынмыйча кала

Әлеге кәгазьләрне кесәгә яки сумкага салырга һәм нинди хушбуй икәнен тасмага язып куярга була. Хушбуйны шарфка яки яулыкка сиптерүне сорарга да мөмкин. Гадәттә консультантлар моңа каршы килми. Кибет ыгы-зыгысыннан арынгач, тасмаларны алып иснәп карарга, иснең үзеңә ни дәрәҗәдә туры килүен, күпме саклануын белергә була. Аннан кибеткә барып, шушы хушбуйны аласы гына кала.

Кышын тән тиресе корый, шуңа тәнгә тидерелгән парфюм да исен тиз югалта. Шул сәбәпле хушбуй тидереләсе урынга башта дымландыргыч крем сөртү яхшы булыр. Кыш көне җиңелчә шоколад, ясмин, дарчин (корица), миндаль, коньяк исе килеп торган “татлы” исләр сайлау әйбәт. Хушбуй составында спирт бар. Һава температурасы никадәр түбәнрәк булса, ул шуның кадәр акрынрак парга әйләнә. Шуңа хушбуй исе дә озаграк саклана, әмма гадәттәгедән көчсезрәк – сизелер-сизелмәс кенә була.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 13 сентябрь санында укыгыз.

Алина Хаертдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев