Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Авыл хуҗалыгы

Районда дүрт эре инвестор – “Август-Агро”, “Чаллы икмәге”, “Агросила” һәм “Агромастер” җитештерү компанияләре һәм 61 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

2023 ел авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмады. Шуңа карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән еллык тулай продукция күләме 4,1 млрд сум тәшкил итте. Аграрийлар быел 520 млн сумлык заманча техника сатып алды. 

Район хуҗалыкларында 5229 мөгезле эре терлекләр исәпләнә. Көн саен 83,7 тонна сөт җитештерелә (узган ел белән чагыштырганда, 29 процентка артык). 
2 май көнне Мөслимгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. “Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт басуында ул авыл хуҗалыгы белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, техника күргәзмәсен, Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексын карады. 

Түбән Табында “Туган як” агрофирмасының заманча техника саклау һәм ремонтлау станциясе һәм административ комплекс кулланылышка тапшырылды. Бу көнне “Туган як” агрофирмасы төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара да узды.

Дамир Шәнгәрәевнең “Чайка” фермер хуҗалыгында яңа төзелеш мәйданына беренче казык кагылды. Биредә 4 мең тонна ашлык сыйдырышлы ике склад, киптерү җайланмасы һәм катнаш азык җитештерү заводы булачак. Завод төзелешенә 120 миллион сум инвестиция кертеләчәк. Төзелеш эшләре ике елга исәпләнгән.

Быел районда кош-корт өчен өченче сугым цехы ачылды. Кош ите җитештерү буенча район республикада алдынгы урыннарны били. 
“Август-Мөслим” агрофирмасы базасында “Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Кунаклар агрофирмада үстерелүче культураларны, җир эшкәртү агрегатларын һәм “Агромастер” компаниясендә җитештерелгән техниканы карады.

“Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Динар Муллин “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республикакүләм яшь комбайнчылар бәйгесендә 15 иң сәләтле яшь комбайнчы исемлегенә керде.

“Август-Мөслим” мегафермасының Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында туган, тәүлегенә 40 литр сөт бирүче Джисмонд кушаматлы сыеры “Республиканың иң яхшы токымлы сыерлары” бәйгесендә катнашты һәм чемпион титулына лаек булды.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Наилә Сәлахова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев