Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер уяу булсын!

22 июнь көнне районыбызда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды

Көндез Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг үтте. Анда оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, яу кырында ятып калучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Кичен “Хәтер шәме” акциясе үтте. Россия күләмендә уздырылучы әлеге чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. Район башлыгы акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов Бөек Ватан сугышы елларын хәтердә саклауның бүгенге көн өчен мөһим булуы турында сөйләде. “Чарага яшьләр күп килгән. Бу күңелгә рәхәт юаныч бирә. Яшьләребез бу көннең әһәмиятен, аның ни өчен үткәрелгәнлеген аңлап китәрләр дигән ышаныч бар. Бүгенге өлкән буын “сугыш” сүзеннән үк тетрәнә, алар күңелендәге җәрәхәтләр янәдән яңара. Биредә тынычлыкның кадерен белеп, матур дөньяда игелек кылырга омтылып яшәргә тиеш буын басып тора. Бүгенге чара нәкъ шушы максатны күздә тотып үткәрелә дә”, – диде ул.

Чара ахрында шәмнәр кабызып, алар ярдәмендә “Хәтерлибез!” дип язылды. Акция авыл җирлекләрендә дә оештырылды.

 

Гөлназ Җәлилова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев