Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Халык сынамышлары

Декабрь аена халык сынамышлары

19 декабрьдә песиләр йоклаганда авыз-борынын тәпие белән каплап йокласа, тиздән көчле суыклар килер.

20 декабрьдә песиләр су эчсә, көчле явым-төшем булыр.

21 декабрьдә кояш гадәттәгедән иртәрәк чыкса – кар явар.

22 декабрьдә көн аяз булып, кар яву – җылы кышка ишарә.

23 декабрьдә буран дулау – көчле суыклар билгесе.

24 декабрьдә кошлар түбәннән очса, җилле һава торышына. Көньяктан искән җил көннең җылынуы турында сөйли.

25 декабрьдә, киләсе елның уңышлы килүен белү өчен, чия ботагы кисеп, аны туфрак салынган чүлмәккә утыртканнар. Ул Раштуага яфраклар чыгарса, ел уңышлы килә, дип саналган.

26 декабрьдән башлап, 12 көн суык була икән, кыш чатнама суык килер.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев