Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәләл маркет эшләде (Фоторепортаж)

“Хәләл” сүзен без мөселман кешесенә ашарга яраклы ризык белән бәйләргә күнеккән. Чынлыкта исә хәләл кылырга яраган эш-гамәлләр белән дә бәйле. Коръәндә ашау таләпләре ачык итеп белдерелгән: мал кеше тарафыннан Аллаһ исеме зикер ителеп чалынырга тиеш. Чималны эшкәрткәндә дә харам кулланырга ярамый, ризыкны хәзерләү дә ислам кануннарына туры килергә тиеш. Хәтта сату-алу эшенең дә хәләл булуы шарт.

Узган якшәмбедә Мөслимдә хәләл маркет эшләде. Мөслимдә зур масштабта хәләл товарлар белән сәүдә итү беренче тапкыр оештырылды. Чараны Мөслим мөхтәсибәте район җитәчелеге белән берлектә һәм мондый чараларны оештыруда тәҗрибәсе булган “Ахават альмет” (гарәпчәдән – “кардәш”, “сеңелләр”) проекты авторлары – Әлмәт шәһәрендә яшәүче бертуган Эльвина Шәйдуллина һәм Алина Саримова ярдәмендә тормышка ашырды.
Оештыручылар чарага килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алды, сәүдә нокталары белән таныштырды. Күпләп сатып алучыларны бүләкләү ысулын да уйлап тапканнар. Залда ук белгечләр белән лекцияләр дә әзерләгәннәр. Әминә ханым дару үләннәрен куллану кагыйдәләре турында сөйләде, күпсанлы китаплар авторы Алина Аматуллах “Балалар тәрбиясендә заманча китапларның урыны” темасына әңгәмә оештырды. Бинада балалар өчен ял зонасы ясалган иде. Оештыручылар заманча сәүдәнең мөмкин булган барлык уңайлыкларын тудырырга тырышканнар. “Мизгел” яшьләр үзәгенең ике залындагы сәүдә нокталарында ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә тудырылды.
Хәләл товар җитештерүчеләр, ярминкәдәге сәүдә үзенчәлекләре белән танышырга район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл комитеты белгеч-эксперты Рәшит Кормалиев килде.
Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин чараны Коръән аятьләре белән ачты.

 – Хәләл маркетта катнашучыларның сөйләвеннән күренгәнчә, һәрберсе үзе кулланучы товарны тәкъдим итә. Башкарган эшләрегезгә сокланабыз, – дип, район башлыгы Альберт Хуҗин ярминкәдә катнашучыларга уңышлар теләде.

– Хәләл продукцияне таныту теләге электән бар иде. Мондый ярминкәләр оештырырга яздан ук планлаштырдык. Хәләл ул – ризык кына түгел, ул – безнең кәсебебез, малыбыз, киемебез һәм башкарган эшләребез дә, – диде Илгиз хәзрәт.
Рәшит Кормалиев әйтүенчә, хәләл товарның ассортименты көннән-көн күбәя. Хәләл ипи, хәләл йомыркага кадәр бар. Көнкүреш химиясенең дә хәләл булуы мөһим. Мөселманнар гына түгел, һәркем ризыкның файдалы, зарарсыз һәм чиста булуына игътибар итә. Шундый ризык кулланырга тырыша. Җитештерү технологияләре үзгәрү сәбәпле хәләл продукцияне табу кыенрак. Дару җитештерү дә, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә, банк эшчәнлеге дә хәләл була ала. 

Табигый хәләл ризыклар көннән-көн ныграк бәяләнә, аңа ихтыяҗ арта. Хәләл продукция җитештерүне Татарстан халкына хезмәт итүгә тиңләде Рәшит әфәнде:

– Балаларыбызга хәләл ризык ашату килчәктә аларның тәрбияле, сәламәт булып үсүенең бер сәбәбе булып тора. Хәләл производство ул – бик зур хезмәт! Халкыбызның матур киләчәге, исәнлеге шуңа бәйле. Татарстандагы кебек хәләл производство үсеше Россиянең башка бер төбәгендә дә юк. Бу бик куанычлы.

Хәләл маркетта Казан, Яр Чаллы, Урыссу, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Бакалы, Сарман һәм Мөслимнән сәүдәгәрләр катнашты. Ярминкәдә тәкъдим ителгән товар ассортименты бай һәм бәяләрнең кулай булуы белән сөендерде. Сәүдә нокталары сәгать өчкә кадәр эшләде. Халык кайбер товарларны чират торып алды. Бигрәк тә казылык, какланган, ысланган ит, сыр, йогурт, корт кебек ит-сөт ризыклары тиз сатылды. Хәләл тортлар, җиләк-җимештән, чикләвекләрдән ясалган тәм-томнар, чәйләрнең, кондитер, фудфлористика эшләнмәләренең ниндиләре генә юк иде! Табигый косметика, кулдан бәйләнгән һәм тегелгән уенчыклар, сумка-рюкзаклар, яулыклар, табигый ташлар, киптерелгән чәчәкләр белән ясалган ювелир-бизәнү эшләнмәләре, интерактив китаплар хатын-кызлар өчен табыш булды.
Флера ханым ясаган кремнарны, Хамматовлар гаиләсе җитештергән көнбагыш маен, төрле ярмалардан тарттырылган онны, Сәхипгәрәевлар алып килгән хәләл йомыркаларны, Айгөл ханымның шикәрсез ясалган йомшак какларын, Мөхәммәд тәкъдим иткән җимешләрне, Динә ханымның чикләвек-җимешләрдән әзерләнгән урбеч-пасталарын табарга була иде ярминкәдә. Алсу Сөнгатуллинаның күннән ясалган билбау-каешларын марекетплейслардан да алырга була.
Хәләл маркетка килгән сәүдәгәрләр товарларын матур төргәкләрдә тәкъдим итүләре белән дә җәлеп итте. Андый эшләнмәләрне бүләк итүе дә күңелле.
Хәләл маркет мөслимлеләр өчен көтеп алынган ярминкә булып чыкты. Тормышыбызда фәкать хәләл ризык, хәләл кәсеп кенә булып, һәммәбезгә харамнан тыелып яшәргә насыйп булсын иде.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев