Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйриягә кушылып

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре үткәрү матур гадәткә әйләнде.

Район мәктәпләре хәйрия акциясенә бик теләп кушыла. Лицейда үткән “Игелеккә бер адым” хәйрия ярминкәсендә быел 52 мең сум акча җыелды. 
– Укучыларның әниләре, әбиләре ярминкәгә өчпочмаклар, коймаклар, башка төр камыр ризыклары пешереп җибәргән. Өйдә пешерергә мөмкинлеге булмаганнар кибеттән сатып алып килгән. Иң мөһиме – бу чарадан бер укучы да читтә калмады. Җыелган акчага лицеебызда укучы сәламәтлекләре чикле балаларга, инвалид балалар тәрбияләүче хезмәткәрләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле хезмәттәшләребезгә адреслы ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Акчаның бер өлешен район социаль яклау бүлегенә тапшырабыз, – ди лицей директоры Чулпан Әхмәтшина.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә оештырылган хәйрия ярминкәсендә ТР буенча баш медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева да катнашкан. Ярминкәдә укучылар, милли киемнәр киеп, татар халкының милли ризыкларын, кул эшләнмәләрен тәкъдим иткән.
– Мөслим урта мәктәбендә өстәлләр муллыктан сыгылып тора иде. Укучылар бик матур кул эшләре тәкъдим итте. Кызыгып, бик матур курчак сатып алдым. Укучыларның үз инициативалары белән мондый акцияләрдә катнашуы тәрбияви чараларның берсе булып тора, – ди Светлана Алишева.
Ярминкәдән кергән акча шушы мәктәптә белем алучы сәламәтлеге чикләнгән балаларга тапшырылачак.
– Хәйрия ярминкәсеннән 33 мең сум акча керде. Укучыларыбыз шәфкатьле булып үсә. Хәйрия акцияләрендә катнашу бер-береңә ярдәм итү, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларны тәрбияли, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Эльмира Исламова.
Гимназиядә хәйрия ярминкәләре аеруча масштаблы булды. Ноябрьнең соңгы атнасында башланган чара 8 декабрьгә кадәр дәвам итте. 
– “Без бергә” хәйрия марафоны кысаларында оештырылган ярминкәдә укучылар үзләре һәм әти-әниләре пешергән тәм-томнарны сатты. Ярминкәдән 94 мең сум акча керде. Бу акчаны без инвалид балаларга тапшырачакбыз, бер өлешен авыр хәлдә булган райондашыбыз – махсус хәрби операциядә катнашып, тернәкләндерү курсы узучы Руслан Харрасовка бирергә булдык, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.
Чәк-чәк, бавырсак, пәрәмәч кебек милли ризыкларны санаулы минутлар эчендә алып бетерделәр. 
Инвалидлар ункөнлегендә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен дә төрле чаралар оештырылды. Интернат-йортта узган “Чын күңелдән” исемле хәйрия музыкаль марафонында популяр җырчы Рифат Зарипов та катнашты. “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Түбән Табын интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар өчен күңелле уеннар оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев