Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

WorldSkills чемпионатына безнекеләрне аерым әзерләячәкләр

2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты Татарстанда гына түгел, илебездә эшче профессияләргә булган карашны тулысынча үзгәртәчәк. Тик шунысы бар: бу юнәлештә булган инфраструктурага карап кына утырып булмый. Иң мөһиме - эшче профессиядәге югары квалификацияле белгечләрне әзерләү сыйфатын яхшырту. Хәзерге вакытта республикабызда бу юнәлештә күпмедер күләмдә эш эшләнә. 24 октябрьдә...

2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты Татарстанда гына түгел, илебездә эшче профессияләргә булган карашны тулысынча үзгәртәчәк. Тик шунысы бар: бу юнәлештә булган инфраструктурага карап кына утырып булмый. Иң мөһиме - эшче профессиядәге югары квалификацияле белгечләрне әзерләү сыйфатын яхшырту.


Хәзерге вакытта республикабызда бу юнәлештә күпмедер күләмдә эш эшләнә. 24 октябрьдә узган "Профессиясе буенча иң яхшысы-2015" яшьләр арасында профессиональ осталык шәһәр конкурсы шуңа ачык мисал.

Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов белдергәнчә, конкурста Казанның 16 предприятиесеннән 61 кеше катнашты. Яшьләрнең сәләтен 39 белгеч бәяләде. 16-18, 18-25, 25-29 яшь категорияләрендә катнашучылар үз белгечлекләрендә иң яхшысы исемен алу өчен ярышты. Көч сынашучылар арасында слесарь-инструментчы, калайчы, электр белән эретеп ябыштыручы, металл эшкәртү буенча инженер-технолог, фрезерчы, токарьлар бар иде. Яшь осталар теоретик һәм гамәли өлештә ярышты.

Әлеге бәйге иң яхшы эшче кадрларның "Казан вертолет заводы", "Элекон заводы" һәм "Казанкомпрессормаш" ачык акционерлык җәмгыятьләрендә эшләгәнлеген күрсәтте. Конкурста "Казан вертолет заводы"нда эшләүче тугыз яшь белгеч җиңеп чыкса, соңгы ике завод сигезәр җиңүче әзерләгән. WorldSkills дөнья чемпионаты максатыннан шәһәр конкурсында практик өлешкә аеруча зур игътибар биргәннәр. Аерым алганда, эшләү барышында куркынычсызлык техникасына, сакчыл җитештерү принцибына туры китереп эш итүне исәпкә алганнар.

- Мондый чаралар планда каралганга гына үтәлми. Алар безнең тормыш, икътисад һәм сәяси вәзгыять куйган бурычларга бәйле. Казанда гына түгел, гомумән алганда, Россиядә бүген югары квалификацияле эшче кулларның роле әйтеп бетергесез икәнен аңлыйлар, - диде Казан МэрыИлсур Метшин.

Мэр WorldSkills чемпионатының Казанның чираттагы халыкара проекты булуын белдерде. Шул сәбәпле, Казан белгечләрен әзерләүдә активлык күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. "Безнең яшь белгечләребез, һичшиксез, Россия данын яклар өчен, илебез җыелмасына керергә тиеш. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Ләкин без халыкара олимпиада, дөнья чемпионатлары, предметлар буенча олимпиадаларда җиңәбез. Республика җитәкчелеге тарафыннан шартлар тудырылганда, без уңышка ирешәчәкбез", - дип ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казан яшьләрненең өстенлекле якларын билгеләп, шушы юнәлешләр буенча Россия җыелмасына аларны аерым-аерым әзерләргә кирәк.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев