Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ВВС: коронавирустан үлүчеләр саны сезонлы грипп дәрәҗәсендә

Статья авторлары сүзләренә караганда, теләсә кайсы авыруның массакүләм кабынуы башта күпчелек очракта, нәтиҗәләренә караганда, җитдирәк тоела.

Инде бер айдан артык әйдәп баручы дөнья гаммәви мәгълүмат чараларының игътибары Кытай коронавирусы (Covid-19) турында соңгы яңалыкларга юнәлтелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, ике ай эчендә 1875 кеше эпидемия корбаны булган. Аларның 86сы гына Хубэй провинциясеннән читтә.

Шул ук вакытта гадәти сезонлы грипптан АКШТа гына да кыш башыннан бирле 10 меңнән артык кеше үлгән. Ә тулаем алганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен сезонлы эпидемия 290 меңнән 650 меңгә кадәр кешене алып китә. Бер Англиядә ел саен грипптан уртача 17 мең пациент үлә.

2009 елда Калифорниянең көньягында дуңгыз гриппы кабына башлагач, эпидемиянең беренче елында гына да H1N1 вирусынан 150 мең кеше, ә кайбер бәяләүләр буенча 500 меңнән артык кеше корбан булган.

Әлбәттә, үлүчеләрнең абсолют санын чагыштырып, авыруның куркынычын билгеләү мәгънәсез. Шул ук дуңгыз гриппы белән 2009-2010 елларда, төрле мәгълүматлар буенча, җир шары халкының 10-20% ы чирләгән, һәм бу контекстта хәтта ярты миллион корбаны да куркыныч күренми.

Статистика буенча, дуңгыз гриппы кебек глобаль эпидемияләр уртача 25 елга бер тапкыр була һәм һәр 100 мең авыру кешегә 10-20 кеше үлә (0,01-0,02%).

Бүгенге көндә Кытай коронавирусыннан үлем дәрәҗәсе югарырак булып тоела: инфекциянең расланган беренче 100 мең очрагына 2000гә якын үлем очрагы туры килә, ягъни якынча 2%.

Бу күрсәткечләр сезонлы вирус белән чагыштырырлык. Эпидемиология һәм микробиология институты профессоры Виктор Зуев сүзләренә караганда,"сезонлы гриппоз инфекциясе булганда, үлем очраклары шул ук яки бераз югарырак була".

Экспертларның күбесе коронавирус белән зарарланган тагын дистәләрчә мең кеше авыр симптомнар кичермәгән һәм табибка мөрәҗәгать итмәгән дип саный. Ә кайберәүләр чирләвен бөтенләй аңламый.

Чагыштыру өчен: 2003 елда SARS (атипик пневмония) эпидемиясе вакытында үлүчеләр саны 10% ка якын булган; Якын Көнчыгыш респиратор синдромы вирусыннан (MERS) һәр өченче кеше үлә. Шуңа күрә бу күрсәткеч буенча Covid-19 үз элгәрләреннән нык калыша.

Теләсә кайсы авыруның тагын бер куркыныч күрсәткече - аның йогышы, ягъни күпме кеше вирус йоктырырга өлгерә.

Бу күзлектән караганда Covid-19, чыннан да, сезонлы грипптан куркынычрак. Әгәр 10 авыру "гадәти" вирус белән уртача 13 кеше зарарлый икән (йогышлылык-1,3), коронавирус, Кытай медиклары исәпләп чыгарганча , тизрәк тарала: 10 инфекция йөртүче тагын 22 сәламәт кеше йоктырырга өлгерә (2,2).

Теләсә нинди инфекция йоктырган очракта да, риск төркеменә балалар, өлкән кешеләр, авырлы хатын-кызлар һәм зәгыйфь иммунитет һәм хроник авырулар белән авыручылар эләгә.

Әмма, Виктор Зуев билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, сәламәт кешеләргә коронавирустан куркырга кирәкми. 

Чыганак https://www.bbc.com/russian/amp/features-51506681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X