Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Вәрәшбашта митинг үтте

Хәмдия Әхмәтшина үзенең һәм иренең сугышта катнашкан туганнары турында истәлекләре белән уртаклашты.

Бүген авылда Җиңү көне уңаеннан митинг үтте, дип хәбәр итәләр безгә Вәрәшбаш авылыннан. Сугыш кырларында башларын салган һәм тыныч көннәрдә вафат булган авылдаш фронтовиклар истәлегенә урнаштырылган обелиск янына яше дә, карты да җыелды. Дога укып, чараны Сәхипҗан хәзрәт ачты. Мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Яшьләр өлкәннәрнең хатирәләрен тыңлады. Хәмдия Әхмәтшина үзенең һәм иренең сугышта катнашкан туганнары турында истәлекләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама