Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәрәшбашка – исем, Крәш. Шуранга юл кирәк!

Һәр җирлекнең үз проблемасы.

Вәрәшбаш авыл җирлегендә 245 шәхси хуҗалык исәпләнә, шуларның 214ендә даими яшиләр. Җирлектә теркәлгән 641 кешенең 294е – эш яшендә. Шулардан 68 кеше Вәрәшбаш авыл җирлегендә хезмәт куя, 132 кеше – Мөслим районында, 80 кеше читкә китеп эшли. 
Мал асраудан бизмәгәннәр (234 баш мөгезле эре терлек), 2020 елда терлекләр саны 18 башка арткан. Җирлектә бер крестян-фермер хуҗалыгы һәм ике гаилә фермасы эшли. Әбүзәр Латыйпов крестян-фермер хуҗалыгы сарыкчылык белән шөгыльләнә. Киләчәктә фермер романовский токымлы сарыклар үрчетергә җыена. Иске Вәрәштән Альфир Сабиров сигез савым сыеры тота, киләчәктә үгезләр үрчетү нияте дә бар. Вәрәшбаштан Энҗе һәм Тимур Галимовлар үз пай җирләрендә игенчелек һәм терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Гаилә 15 савым сыеры һәм үгезләр асрый, үзләре җитештергән сөт продуктлары һәм ит белән район халкын да тәэмин итә. Фәргать Хәбибуллин ихатасында 1 мең бройлер чебине, бер ай үстереп, халыкка саткан. Фермерның киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә теләге бар. Җирлектә өч шәхси эшмәкәр теркәлгән. Үзмәшгульләр дә бар. 
Вәрәшбаш авыл җирлегендә ике башлангыч мәктәптә 21 бала белем ала. Шул исәптән быелгы уку елында 1 класска ике мәктәпкә 7 укучы килгән. Вәрәшбашның мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә – 7, Иске Вәрәш балалар бакчасына 13 бала йөри. Чагыштыру өчен: 2016 елда мәктәптә укучылар саны – 26, 2017 елда 30 бала булган.
Җирлектә бер мәдәният йорты, бер авыл клубы, ике китапханә бар. Мәдәният өлкәсендә җирлек – беренче бишлектә. Ике авылда да театр коллективы эшли. Иске Вәрәш халык театры быел район мәдәният йортында да чыгыш ясады. Узган ел район күләмендә узган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә Иске Вәрәшнең “Кәҗәкәйләр” командасы беренче урынга лаек булды. Спортта да сынатмыйлар: узган ел кышкы спартакиадада Вәрәшбаш авыл җирлеге командасы 4 урынга лаек булды. Өлкәннәр арасында узган районкүләм йөзү ярышында Вәрәшбаштан Рәйсә Хаметова беренче урынны алган. Җирлекнең рухи-әхлакый тормышы да матур. Узган ел “Нурлы мәчет” район конкурсында Вәрәшбаш мәчете гран-прига лаек булды. Иске Вәрәш мәчетендә әхлакый-сәламәтләндерү яллары да оештырылды, анда 12 бала дин нигезләрен өйрәнде. 
Җирлектә йортлар төзек, матур, тик ташландык ихаталар да күп. 31 йортта кеше яшәми! Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы буенча проблемалар юк. Ике авылга 77 яктырткыч куелган. Урамнарны яктырту өчен бюджеттан 44 мең сум акча тотылган. Өч су башнясы бар. Халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында соңгы елларда су линияләре ремонтланган, башняларның санитар зонасы әйләндереп алынган, насослар алыштырылган, скважиналарның җире рәсмиләштерелгән. Бу эшләр нигездә үзара салым акчасы хисабына башкарылган.
Үзара салымны узган ел Иске Вәрәштә – 700 сумнан, Вәрәшбашта 1 мең сумнан җыйганнар. Ул хөкүмәт ярдәме белән 1 млн 223 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчага Вәрәшбашта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл территориясе төзекләндерелгән. Стеланы тышлап, территориясенә брусчатка җәйгәннәр, корыган агачларны кискәннәр. Иске Вәрәштә, халык соравы буенча, башлангыч мәктәптә заманча җиһазланган санузел ясалган. Җирлектәге ике мәктәп янында да юл билгеләре һәм мәгълүмат такталары куелган. Ике авылга да запас су насослары алынган. “Кыш көннәрендә юллар кардан даими чистартылып тора. Бу эшне ел башыннан авыл эшмәкәре Әбүзәр Латыйпов башкара”, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зенфира Маннапова. Иске Вәрәштә инеш күпере дә яңартылган. Иске Вәрәшнең башня җире рәсмиләштерелгән. Вәрәшбашның су башнясына ремонт та үзара салым хисабына үткәрелгән. Анда яңа павильон куеп, башняны ремонтлаганнар һәм янгын сүндерү машиналары өчен җайланма (рукав) көйләгәннәр. Язгы-көзге чорда юлларны саклау өчен ике авылда да шлагбаум ясатканнар. Сабантуйга дип бүленгән акчага, бәйрәм үткәрелмәү сәбәпле, алты пар татар милли костюмы тектергәннәр. 
Башкарылган эшләр күз алдында. Халыктан яңгыраган сораулар күбрәк шәхси характерда иде. 
– Гасырлар дәвамында “Салкын” исемен йөрткән чишмә Борһан чишмәсе итеп үзгәртелде. “Салкын чишмә” исемен кайтарырга кирәк!
– Авылдашлар этләрен бәйләми.
– Сабантуй урынын зират яныннан күчерергә кирәк.
– Тукталышны ник алдыгыз, кире кайтарыгыз!
– Авыл фельдшерының хезмәт хакын арттырырга кирәк!
Крәш. Шуран авыл җирлегендә халыктан сораулар күп булмады. Һаман да шул – җирлек халкы ел саен “күтәргән” юл һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре чишелеш көтә. Мөслим – Крәш. Шуран юлы мәсьәләсендә район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов пандемиягә бәйле быел хөкүмәт программалары аша бүленгән акчаның киметелүен билгеләп үтте. 
Җирлектә халыкны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә эш бара. “Иске су линияләре акрынлап яңага алыштырыла, – ди Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин. – Приют. Шуранда мәсьәлә хәл ителде, Крәш. Шуранда линияләр өлешчә алыштырылды. Быел Тат. Шуранда су линияләрен яңарту планлаштырыла”. Урам юлларына да ремонт таләп ителә.
Крәш. Шуран авыл җирлегендә биш авылда 243 хуҗалык исәпләнә. Аларның 197сендә генә кеше яши. 2016 елда җирлектә 459 кеше гомер кичерсә, бүген биредә 388 кеше исәпләнә. Фактта яшәүчеләр 310 гына. Эш яшендәгеләр саны – 181 кеше.
Крәш. Шуран җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны 16га арткан (барлыгы 249 баш). Сарык-кәҗә асраучылар күп. Крәш. Шуранда Николай Петров гаилә фермасында 8 савым сыеры тота һәм үгезләр үрчетә. Тат. Шуранда Таһир Мөэминов 7 савым сыеры һәм таналар, үгезләр асрый. Һәрберсенең үз печәнлеге дә бар. Сөт җыю, сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр бар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр нигездә башка җирлекләрдән килеп эшли икән. Үрәзмәттән Рөстәм Газетдинов, Крәш. Шурандагы буш ферма торакларын алып, кошчылык белән шөгыльләнергә җыена. Бүген фермада реконструкция эшләре бара. 
Өч авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Тат. Шуран төп мәктәбендә 26 укучыга ун укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп бинасында урнашкан “Дуслык” балалар бакчасына биш бала йөри. Биш авылга бер мәдәният йорты һәм бер клуб эшли. 
Крәш. Шуран авыл җирлегендә узган ел үзара салымны 1 мең сумнан җыйганнар. Халыктан җыелган 279 950 сум акча хөкүмәт ярдәме белән 1 млн 399 мең сумнан артып киткән. “Шуның 40 мең сумы – урам яктырткычларының төзеклеген тәэмин итү өчен, 30 мең 300 сумы су магистрале ремонтына тотылды”, – ди Радик Сафиуллин. Каенсазда обелиск ясау өчен – 14 мең 500 сум, Крәш. Шуран обелискын ремонтлау өчен 51 мең 100 сум акча киткән. Тат. Шуранда һәм Каенсазда су башнясына будка кую, Тат. Шуран мәктәбе ихатасын коймалау, Ташъелга паркына, Каенсаз зиратына койма кою өчен дә үзара салым акчасын тотканнар. Запаска ике су насосы алганнар, Ивановка зиратын межалаганнар. Тат. Шуран һәм Каенсаз авылларында скважина будкалары ясалган. Юл билгеләрен алу һәм кышын юлларны кардан чистарту да үзара салым хисабына башкарыла. 
Быел үзара салымны 700 сумнан җыярга булганнар. Акчаны юлларны төзекләндерү, су линиясен ремонтлау, авылларны төзекләндерү өчен файдаланачаклар.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев