Волейбол ярышлары узды
14 август көнне узган уенда Мөслим һәм Рус Шуган авыл җирлекләреннән укучылар һәм яшьләр катнашты.
Пляж волейболы Мөслим өчен яңалык түгел. Өченче ел рәттән Рус Шуган авыл җирлегендә спортның әлеге төре буенча бәйге оештырылып килә. 14 август көнне узган уенда Мөслим һәм Рус Шуган авыл җирлекләреннән укучылар һәм яшьләр катнашты. Чара авылда ясалачак экстрим-парк мәйданында узды. Бәйге Физкультурачылар көненә туры килде. Чара бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина бәйрәмгә кунак буларак чакырылган район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровка, спорт мәктәбе тренеры Илдар Мадьяровка, Рус Шуган мәктәбенең физкультура укытучысы, мәгариф ветераны Павел Устеряковка истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев