Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вирустан сакланыгыз

Соңгы вакытта авыручылар саны күп: җәй тәмамланырга өлгермәде, халык ютәл, томауга зарланып хастаханә ишеген шакырга мәҗбүр

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы өч көндә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 12се – кискен респиратор авырулар белән.

– Кискен респиратор вируслы авырулар белән чирләүчеләр быел август ахырында ук күренә башлады. Моңа көннәрнең кинәт салкынайтуы да сәбәп булгандыр. Вируслар салкынча, дымлы һавада тиз тарала, авыруны нигездә жәмәгать урыннарында йоктыралар. Районда грипп белән чирләүчеләр теркәлмәде. Соңгы көннәрдә балалар күп авырый. Дәвалану өчен 12 райондашыбыз район хастаханәсенә салынды. Үзлегегездән дәваланмагыз, авырсагыз, табибка күренегез, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Отобек Намозов.

Табиблар авыруларга каршы торырга ярдәм итүче төп чараларның берсе вакцинация булуын да билгеләп үтә. Ул һәркемгә бушлай ясала.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев