Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар хәрәкәттә

26 август көнне Мөслим районы ветераннары Әлмәт районы Габдрахман авылында оешкан музейда экскурсиядә булып кайттылар

Әле күптән түгел генә бертөркем ветераннар Мөслим авылы зиратын чистартуда, чүп үләннәреннән арындыруда катнашканнар иде. 26 август көнне Мөслим районы ветераннары Әлмәт районы Габдрахман авылында оешкан музейда экскурсиядә булып кайттылар. Делегация юлга кузгалыр алдыннан ветераннарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов сәламләде. Ул бу сәяхәтнең Республика көне уңаеннан, район ветераннар Советы җитәкчесе Илгиз Низамов иинициативасы белән, район Советы тарафыннан оештырылуы хакында әйтте һәм юлчыларга хәерле юллар, күңелле сәяхәт итеп кайтуларын теләде. Делегация составында “Сүнмәс дәрт” ансамбле вәкилләре дә булу юлны тагын да күңелле итте. Ансамбльнең баянчысы юлчыларны дәртле музыкасы, җырчылары матур җырлар белән күңелне күтәрделәр. Музейдагы матурлык, экспонатларның күплеге, зәвык белән урнаштырылуы килүчеләрне таң калдырды. “Ярый әле килгәнбез,” – дип әйтүчеләр дә күп булды. Бер сәгать ярымлык экскурсия сизелмичә дә үтеп китте. Музейның экскурсоводы музейны оештыруда, аны төзекләндерү, экспонатларны урнаштыруда иганәчеләрнең зур өлеш кертү турында әйтеп үтте. Билгеле, бу эшнең нәтиҗәсе күренеп тора: музей республикадагы иң матур, иң төзек, бай музейларның берседер мөгаен. Музейдан ерак булмаган кафеда тамак ялгап алгач, күтәренке күңел белән кайтыр юлга чыктык. Юлда барганда ветераннар хәрәкәтен тагын да җанландыру, булачак сайлауларда актив катнашу турында да фикер алыштылар. Экскурсиядә булып кайткан барлык ветераннар исеменнән әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәне өучен район башлыгы Альберт Хуҗинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип хәбәр итә хезмәт ветераны Гөлфия Сираева.

Илгиз Низамов фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев