Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

“Велосипед” операциясе старт алды

14 яше тулмаган балага машина юлында велосипедта йөрү тыела.

20 апрельдән республика буенча “Велосипед” операциясе старт алды. Укучыларның җәйге каникуллары буе дәвам итәчәк профилактик чара барышында балаларга, яшьүсмерләргә, өлкәннәргә карата да таләпләр бер төрле булачак. “Ел башынан җирлегебездә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җиде велосипедчыга карточкалар төзелде, аларның барысы да мәктәп укучылары. Велосипедчылар гына түгел, самокат, скутерда йөрүчеләрнең күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен сангы сукмый. 14 яше тулмаган балага машина юлында велосипедта йөрү тыела. Ә 16 яше тулмаган балага скутер белән идарә итәргә рөхсәт ителми”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама