Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез!

Бәйрәм белән!
23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләячәкбез. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, армия сафларында хезмәт итүчеләргә, барлык ир-егетләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Ватаныбыз тарихының бар чорында ир-егетләребез ил чикләрен сакладылар, батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Бу көнне без Кораллы көчләрнең барлык буынын хөрмәтлибез. Батырлыклары һәм хәрби традицияләрне саклауга керткән лаеклы өлешләре өчен Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, хәрби-нтернационалистларга, запастагы солдатларга һәм офицерларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Без хәрби бурычларын намус белән үтәүче яшьләр белән хаклы горурланабыз. Тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшик!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев