Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!
Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе рәисе вазыйфаларын алып бару елларында рәхмәтен дә, ләгънәт сүзләрен дә күп ишетергә туры килде. 90нчы еллар ахыры – 2000нче еллар башында егетләрне армиягә озату олы проблемага әйләнде. Ул вакытларда мәгълүмат чараларында армия турында негатив хәбәрләрнең еш бирелүе дә проблеманың катлаулануына китергәндер.
Егетләр медицина тикшерүе үтәргә дә килмиләр. “Килсәң, армиягә җибәрәләр”, дип уйладылар. Әти-әниләр дә улларын армиядән калдыру өчен нинди генә юлларга бармады?! Ә районга җиткерелгән планны үтәргә кирәк! Шуңа ул елларда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе әгъзалары, хәрби комиссариат, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, хәрби хезмәткә чакырылу яше җиткән, чакыру кәгазенә игътибар итмәгән егетләр яшәгән йортларга иртәнге яки кичке сәгатьләрдә баруны эш алымына кертте. Улын җибәрмәү өчен ата-ана нинди генә рольләргә керми! Улын юллап килүчеләрне аты-юлы белән сүгү дисеңме, улын еллар буе күргәне булмавы, кайдалыгын да белмәүләре турында күз дә йоммый исбатлаулар дисеңме – барысы да булды. Соңрак шул ата-аналарның: “Зинhар өчен армиягә җибәрегез. Беркайда да эшләми, кайта да акча сорый, кайта да акча сорый!” – дип, зар елаучылары да булды.
Баек авылында шундый рейдларның берсендә ишек ачкан ана “йөрәге тотып” ауды. Ярдәм йөзеннән дару тәкъдим иткәч, сикереп торды да тезеп китте: “Сез, начальство, үз балаларыгызны җибәрмисез! Безнең ише кешеләрнең балаларына каныгасыз. Менә син үзең улларыңны армиягә җибәрдеңме?!” Ананың сүзләрендә хаклык бар иде шул. Ул елларда Баек, Тойгелде, Мәлләтамак, Мөслим, Түбән Табын авыл җирлекләре егетләре арасында солдат хезмәтеннән читләшүчеләр аеруча күп иде. Минекеләр дә әле армиядә булмаган, берсе – югары уку йортында, икенчесе мәктәптә укый. “Укуларын тәмамлагач, сәламәтлекләре җитсә, барырлар”, – дип кенә әйтә алдым. Йөзем ак: улларымның беренчесе Ватан алдындагы бурычын үтәде, икенчесе – бүген солдат хезмәтендә.
Мәскәү янындагы Сергиев Посадта безне бу юлы да батальон командиры урынбасары, майор Василий Гардиев каршы алды. Якын арада үзенең Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларның берсенә күчереләчәген әйтеп, кәефебезне төшерде. Хәрби комиссариат уртак булу сәбәпле, Сарман районы делегациясе белән хәбәрләшеп юлга чыгабыз. Хәрби частьтагы очрашуларны, райондаш солдатлар белән чараларны бергәләп үткәрәбез. Райондашларыбыз хезмәт итүче хәрби часть командиры, полковник Олег Данилец Татарстан Республикасы исеменнән килгән безнең делегацияне якты йөз белән кабул итте. Татарстан егетләренең сынатмавын, хәрби күнекмәләрне теләп, җиңел үзләштерүләрен, дисциплиналы булуларын ассызыклады. Райондашларыбызның хезмәте белән кызыксынып торуыбыз өчен безгә, район җитәкчесенә рәхмәтен белдерде. Алдагы чакырылышларда “С” категорияле машина йөртү хокукы булган егетләрне җибәрүебезне сорады. “Солдатларның офицерларга, командирларына, солдатлар белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы зарлары юкмы?” – дип, кабат-кабат соравын Олег Николаевичның солдатларны аталарча кайгыртуы дип аңладык. Урынбасарларына солдатларның хәрби бурычларын үтәү, яшәү-көнкүреш шартлары, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төзелгән “Партизан авылы” музее белән таныштырырга, әти-әниләргә уллары белән очрашу өчен шартлар тудырырга әмер бирде.
Район делегациясенең, әти-әниләрнең килүе солдат райондашларыбыз өчен генә түгел, аларның хезмәттәшләре өчен дә бәйрәм төсен ала. Әти-әниләр күчтәнәчләрне мулдан алып килә. Мәскәү егетләренең “Исәнмесез!”, “Рәхмәт!” сүзләрен татарча әйтүләре күчтәнәчләргә рәхмәтле булуларын гына түгел, ә үзара мөнәсәбәтләренең дә бик җылы булуын күрсәтә.
Туган йорттан еракта якташларың белән очрашу дулкынландыргыч, шатлыклы мизгелләр бүләк итә. Туган як күчтәнәчләре белән тулы табын артында күңелле әңгәмәләр озак дәвам итте. Райондашларыбыз, хезмәттәшләре белән махсус плацка чыгып, стройда үттеләр, строй җыры башкардылар. Егетләр бөтен күңелләре белән ачык, ихластан сөйләшәләр, Мөслимдәге хәлләрне сорашалар, кыска гына вакыт эчендә булган үзгәрешләр өчен сөенүләрен белдерәләр. Махсус алып килгән “Авыл утлары” газетасын бик кызыксынып укулары аларның туган якка, аның нинди сулыш белән яшәвенә битараф булмауларын күрсәтте.
Электрик-укчы булып хезмәт итүче Денис Злогыстевтан:
– Хәрби хезмәтнең дүрт аенда нәрсәгә өйрәндең? – дип сорыйм.
– Беренче чиратта дисциплинага, хәрби тәртипкә, – ди ул, елмаеп. – Дисциплиналы булсаң, солдат хезмәтенең авырлыгы юк.
Өлкән электрик-укчы Камил Мирсалиховның да күңеле шат. Классташы Илназ Әхмәтов белән бергә хезмәт итәләр. Яр Чаллыда укыганда тулай торакта бүлмәдәше булган Сергей Платонов та алар белән.
– Телефон атнага ике тапкыр гына бирелә. Калган көннәрдә телефонны уйлап үртәлмисезме? – дим.
– Паркта ял итеп йөрмибез бит, хәрби хезмәттә, – дип, авызымны япты Камил.
Капиталь ремонт үткән казарма, солдатларның көнкүреше, туклану, ял итү шартлары белән таныштырдылар. Әти-әниләр күргәннәреннән бик канәгать калды. “Партизан авылы” музеенда булдык. Урман эчендә төзелгән әлеге объектта йөргәндә үзеңне партизан отрядында кебек хис итәсең. Бөтенесе дә чынбарлыкка туры китереп төзелгән.
“Район делегациясенең Мәскәүгә солдатлар янына йөрүе ни бирә?” – дип сораучылар бар. Җылы мөнәсәбәт, кайгырту кемгә артык?! Шушы очрашуларда 30га якын егетебезнең районда калуын ачыкладым. Күпләре гаилә корган, төрле оешмаларда хезмәт куялар. Арада игенчеләр дә, көч структураларында хезмәт куючылар да, техник хезмәткәрләр дә бар. Җырдагыча, юкка түгел, юкка түгелдер.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланып килә. Бүгенге көндә 31 райондашыбыз армиягә озатылган. Саннар планның инде үтәлүе турында сөйли. Шулай булса да, соңгы вакытта, хәрби комиссариатның җаваплылыгын югалтуы аркасында, режимлы частька җибәрү буенча күрсәткечләр түбән калды. Моңа игътибар кимергә тиеш түгел. Көзге чакырылыш тәмамланмаган, ә мәгълүмат чараларында республиканың күп кенә район-шәhәрләрендә хәрби хезмәткә чакыру планы өзелү алдында торуы турында хәбәрләр күренә башлады.
Кайда гына хезмәт итсәләр дә, мөслимле солдатлар турында яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшибез. Армия сафларында хезмәт итүчеләргә, солдат хезмәтенә киләчәктә чакырылучыларга, илебездә тынычлык булып, йөз аклыгы белән хезмәт итүләрен, мөслимлеләрнең елъязмасына лаеклы өлешләрен кертеп яшәүләрен телим.
Рушат Солтанов, район иҗтимагый советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев