Вакытлыча качу урыннары булган подвалларның торышы белән таныштылар
Алар берничә бинаның подвалында булып анда керү-чыгу юлларын, халык җыелганда кирәкле булган мөмкинлекләрне карадылар
Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында вакытлыча качу урыннары булган подвалларның торышы белән таныштылар. Алар берничә бинаның подвалында булып анда керү-чыгу юлларын, халык җыелганда кирәкле булган мөмкинлекләрне карадылар. Рейд барышында җитәкчелек тарафыннан тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр кертелде. Алга таба да әлеге эш тукталмаячак, эвакуция маршрутлары төзелеп, аларны халыкка җиткерү буенча эш алып барылачак.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев