Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыты буенча туры килгән эш чорларын исәпләү тәртибе

"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль Законның 13 маддәсе 1 пункты нигезендә (№400-ФЗ, 28.12.2013 ел) чорлар вакыты туры килгән очракта иминият стажын исәпләгәндә мөрәҗәгать итүче сайлавы буенча шул чорларның берсе исәпкә алына.

Иминият стажын исәпләү һәм раслау кагыйдәләре нигезендә эш һәм (яисә) башка эшчәнлекнең башка чорлар белән туры килгән очракта, пенсия билгеләгәндә иминият стажына хокук бирүче һәм шәхси пенсия коэффициентын югарырак күләмдә билгеләрдәй чор иминият стажына кертелә.

"Иминият пенсияләре турында"гы законның 13 маддәсе нигезендә 2015 нче елның 1 гыйнварына кадәр яки аннан соң, әмма 2015 елга һәм аннан соңракка туры килгән иминият пенсиясен билгеләү датасына кадәр булган иминият булмаган чорларны исәпләү тәртибе каралган.

Эш чорларын иминият булмаган чор белән алыштыру тәртибе пенсияләрне 2015 нче елның 1 гыйнварыннан билгеләгәндә генә кулланылырга мөмкин. Элек билгеләнгән пенсияләрне мондый алыштыру белән кабат исәпләү каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев