Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Вакцина ясаттыңмы?

Коронавирус белән авыручылар саны артуга таба, ди табиблар. Авырудан саклануның бердәнбер юлы – вакцинация.

Мөслим районында вакцинаның бе­ренче компонентын – 2581, икенче компонентын 1964 кеше ясаткан. Рай­он үзәк хастаханәсе баш табибы Дани­яр Якупов белән әңгәмәбез шул хакта.

– Данияр Нәҗипович, Covid-19 коро­навирусыннан зыян күрүчеләр күпме?

– 2020 елда районда 11 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, быел бу сан – 27. Кызга­ныч, бу чир җиде райондашыбызны якты дөньядан алып китте. Соңгы көннәрдә дә коронавирус инфекциясе йоктыручы­лар бар. Ике кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә оза­тылды. Мөслим районы хастаханәсендә дәваланучылар да бар.

– Өйләрендә ятып дәваланучылар бармы?

– Андый авырулар да бар. Бүгенге көндә тугыз кеше өй шартларында дәвалана, алар даими табиб күзәтүе астында.

– Данияр Нәҗипович, Covid-19га кар­шы вакцина ясатучылар күпме?

– Яңа коронавирус инфекциясе катла­улы формада үтә, әлеге авыруны йоктыру­дан берәү дә иминиятләштерелмәгән. Үзем һәм безнең медицина персоналы привив­ка ясаттык. Халыкның да күпчелеге авыру­га каршы прививка ясатып кына көрәшеп булуын аңлый. Оешма-предприятиеләрдә аңлату эшләре дә бара, әлбәттә. Район бу­енча вакцинаны 9235 кеше ясатырга тиеш. Бу халыкның (балалардан кала) 60 процен­ты, дигән сүз. Бүгенге көндә 2730 кешегә прививка ясалды. Прививка ясатучылар­да вакцинациядән соң хәл начарлану оч­раклары күзәтелмәде.

– Халык арасында вакцинация ту­рында төрле сүзләр йөри. Вакцинаны түләүле дип әйтүчеләр дә бар...

– Социаль челтәрләрдә вакцинаның зыяны турында фейк-хәбәрләр күп. Болар­ны мин уйдырма дип әйтер идем. Коткы таратучыларның сүзләренә ышанмасагыз иде! Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация бушлай һәм ирекле төстә яса­ла.

– Вакцинаны ясату өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Баштагы чорда вакцинация алдын­нан Covid-19 антитәнчекләренә анализ бирү мәҗбүри иде. Бүген әлеге процесс гадиләштерелде. Прививка алдыннан та­биб пациентны карый һәм, ялкынсыну белән авырулар, катараль күренешләр, аллергия ачыкланмаса, вакцина ясала.

– Коронавирус белән чирләп терелгәннәргә вакцина ясатырга кирәкме?

– Covid-19 белән авырып алганнар­га вакцинация ясатырга кирәкми, чөнки аларның иммунитетлары формалашкан, дисәк тә була.

– Вакцинация ясату ярамаган кешеләр бармы?

– Вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Моның өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцинациянең ике этабы арасында саклану мөһим. Бу чорда антисептиклар кулланырга, кул­ларны сабын белән ешрак юарга, битлек киеп йөрергә, социаль дистанция саклар­га, кеше күп йөри торган урыннарда булу­дан тыелып торырга киңәш ителә. Алко­гольле эчемлекләр белән мавыгу да зы­янлы, чөнки ул иммунитетны сизелер­лек киметә.

– Прививка ясатканнан соң, кеше ко­ронавирус йоктырмаячак дип әйтеп бу­ламы?

– Авыру йоктыру куркынычы кимеми. Әмма прививка ясатучыларның чирне җиңел яки симптомсыз гына үткәрәчәгенә гарантия бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама