Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узма, көн, үтми тор!..

26 февральдә Халыкара ашыкмау (әкренәю) көне билгеләп үтелә.

Тизләнеш чорында яшибез. Иртәдән кичкә кадәр нәрсәдер эш­либез, дөнья куабыз. Тик торган юк. Әмма нинди дә булса эшне баш­карырга җитешә алмаган чаклар күп. Җитешә алмау дигәч тә, план­лаштырылган эш башкарылмый калмый анысы.

“Элек әбиләр ничек җитеште икән?” дигән сорау туа. Аларның ярдәмчеләре булмаган бит: бөтен эшне кул белән башкарганнар. Бишәр-унар бала үстергәннәр. Кичләрен бәйләм бәйләгәннәр. Күрше-күлән белән оч­рашып, тормыш хәлләре турында да сөйләшкәннәр, үзләренчә күңел дә ач­каннар. Бүген тормыш-көнкүрештә за­манча техника ярдәмгә килә. Кер юу машиналары, тузансуырткыч робот­лар һәр өйдә бар. Ашарга пешергәндә нинди генә техника кулланмыйбыз! Әмма якыннар белән күрешергә ва­кыт табып булмый. Күршегә кермибез. Кеше кергәнне яратмыйбыз. Нәрсәгә дә булса җитешә алмавыбызга “вакыт юк” дип сылтау табабыз...

...Күптән түгел “феррари”ен сат­кан монах турында китап укырга туры килде (авторы – Робин Шарма). Бай тормышта яшәүче күренекле ад­вокат, иркен тормышын калдырып, Һиндстан монахларына ияреп китә. Китапта сүз аның тормышындагы үзгәрешләр, кешелек кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе, үз асылыбызга кай­ту турында бара. Автор вакыт кыйммәте турында да искәртә. Тор­мыш уңайлыкларыннан ваз кичеп, күңел тынычлыгына ирешкән, монах­тан да бәхетлерәк кеше юк кебек.

Бәхет гади генә әйберләрдән тора. Төнге караңгылыктан соң ал нурлар таратып таң беленү. Иртәнге кояш нурларының тереклек дөньясын уя­туы. Әле кыш булуга карамастан һавага таралган яз исе. Табигать уянып килүен сизгән чыпчыкларның чыр­кылдашуы. Шуларны күрә, сизә, тоя алу бәхет түгелме?! Тын калып, шушы мизгелләр белән ләззәтләнгәнегез бармы? Туганнарыгыз белән еш очра­шасызмы? Балаларыгызның үсеп буй җиткәнен сизәсезме? Вакытны кире кайтарып булмый. Бу мизгел янәдән кабатланмаячак, дип әйтүем.

Халыкара ашыкмау (әкренәю) көне дә шуңа игътибар юнәлтү мак­сатыннан үткәрелә. Бәйрәмне ита­льяннар тәкъдим иткән. Нәкъ менә алар 2007 елда беренче булып әлеге датаны билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм бүгенге җәмгыятькә кирәк. Аның ши­гаре дә: “Ашыкма һәм мизгел белән ләззәтлән”.

Бәйрәмне тәкъдим иткән “Әкрен яшәү сәнгате” ассоциациясе ашы­гудан баш тартуның 14 бурычын да эшләгән: йокыдан иртәрәк тору; бөкедә торганда нервланмау, ә ярат­кан җырыңны тыңлап яки китап укып ләззәтләнү һ.б.

Бәйрәм уңаеннан төрле кызы­клы чаралар да оештырыла. Римда, мәсәлән, әкренәю марафоны үтә. Ма­рафонда 300 метр дистанцияне 87 минуттан да азрак вакытка үтәргә ярамый. Миланда бу көнне ашыгу­чыларга символик штрафлар сала­лар. Италиянең күп регионнарын­да “хроник төстә вакыт җитмәгән” эшләрне башкаралар: әдәби укуларга, концертка баралар, яраткан шөгыльгә өстенлек бирәләр яки интеллектуаль әңгәмә алып баралар. Сезне дә, тын калып, тормыш мизгелләре белән ләззәтләнергә чакырабыз, район­дашлар!

Римма Афзалова.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев