Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Үз хокукларыгызны беләсезме?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон хакында барлык кулланучылар да беләдер. Тик законны белү – бер нәрсә, ә аның нигезендә үз хокукларбызны яклый беләбезме соң?

Сатып алучы җитешсезлекләре ачыкланган товарларны гына түгел, ә сыйфатлы товарны да кире тапшырырга хокуклы. Товарны алу турында чек, квитанция булса һәм сатып алганнан соң 14 көн үтмәсә, сәүдә челтәре вәкилләре телдән мөрәҗәгать итүгә каршы килмәскә тиеш. 
– Теләгенә ирешә алмаса, кулланучы сәүдә предприятиесе җитәкчесе исеменә язмача дәгъва белдерергә тиеш. Ике экземплярдагы дәгъва кибет вәкиленә имза куеп тапшырылырга тиеш. Ун көннән соң товарны кайтарудан баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре. 
2024 елда Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучылардан 200гә якын мөрәҗәгать кабул иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр каралып, гомуми суммасы 600 мең сумга якын булган милек хокукларын судтан тыш тәртиптә торгызу мөмкин булган.
– Сыйфаты начар булган продукцияне дә кире кайтарырга була. Бу процедура 2300-1 санлы РФ Законының 18нче маддәсендә регламентлана. Товарда җитешсезлек табылган очракта, сатучыга тик соңрак та (артык озакка сузмыйча) мөрәҗәгать итеп була. Гарантия вакыты чекта күрсәтелмәсә, һәр товар төре аерым билгеләнә. Мәсәлән, товарны шундый ук яисә шул суммага тәңгәл булган икенче маркадагы товарга алыштырырга, сату бәясен төшертергә, бушка товарның җитешсезлекләрен төзәттерергә яки ремонт чыгымнарын каплауны таләп итәргә, сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны сорарга була, – ди белгечләр. 
Товарның төзексез булу сәбәбен билгеләүдә бәхәс чыкса, сатучы үз исәбенә товарга экспертиза үткәрергә тиеш була. Товар кулланучы гаебе белән ватылса, экспертиза чыгымнары бәясен кулланучы капларга мәҗбүр. 
Күрсәтелгән товар формасы, зурлыгы, фасоны, төсе һәм комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алучы товарны алыштырырга хокуклы. Ләкин шунысын истә тотарга кирәк: товарны бары тик тышлыгы бозылмаган, барлык биркалары һәм ярлыклары, чеклары сакланган һәм ул кулланылышта булмаган очракта гына кире кайтарырга була. Кулланучы сыйфаты начар азык-төлекне, сатып алу көнен исәпләмичә, 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев