Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Үз хисабына ял: Татарстанда күпме көн алырга мөмкин

Түләнмәгән ялның иң озын дәвамлылыгы законнарда каралмаган

Хезмәт кодексына ярашлы рәвештә, хезмәткәрләр ел саен түләнә торган ялга хокуклы, ул күпчелек очракта 28 көн тәшкил итә. Моннан тыш, законнар үз хисабына ял алу мөмкинлеген дә бирә. Татарстанда хезмәткәрләр күпме түләнмәгән ял ала ала – "Татар-информ" материалында.

Түләнмәгән ялның иң озын дәвамлылыгы законнарда каралмаган. Ул хезмәткәр белән эш бирүче арасында үзара килешү буенча бирелә, шул ук вакытта җитәкче, әгәр дә гариза бирү сәбәпләрен җитәрлек дип тапмаса, баш тарта ала.

Шул ук вакытта, гражданнарның кайбер категорияләре өчен билгеле бер дәвамлылыкта үз хисабына ял алу гарантияләнгән хокукы каралган. Мондый хезмәткәрләргә түбәндәгеләр керә:

  • Инвалид хезмәткәрләр – аларга ел дәвамында 60 календарь көнгә кадәр хокук бирелә;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары – 35 көннән артык түгел;
  • Эшен дәвам итүче пенсионерлар – ел саен 14 көнгә кадәр;
  • Барлык хезмәткәрләр мөһим гаилә вакыйгалары (бала туу, никахлашу, якын туганның үлеме) булганда – һәр аерым очрак өчен 5 көнгә кадәр;
  • Көндезге бүлектә укучы һәм укуын эш белән берләштерүче югары уку йортлары студентлары: имтихан сессиясе чорына 15 көнгә кадәр, дәүләт имтиханнарын тапшыру һәм диплом эшен яклау өчен – дүрт айга кадәр;
  • Көндезге-кичке һәм читтән торып уку формаларында булган студентлар өчен түләнә торган уку ялы каралган: беренче һәм икенче курсларда – 40 көн, соңрак курсларда – 50 көн, ә дәүләт имтиханнары вакытында – дүрт айга кадәр;
  • Колледжлар һәм техникумнарда укучылар – сессияләр һәм йомгаклау аттестациясе чорына 10 календарь көннән ике айга кадәр. Түләнә торган уку ялы арадаш имтиханнар өчен бирелә: беренче ике курста укучы студентларга – 30 көн, өлкән курсларда укучыларга – 40 көн.

Шуны истә торырга кирәк, күрсәтелгән өстәмә көннәр төп ялга кушылмый һәм киләсе елга күчерелми. Әгәр аларны вакытында кулланмасаң, аларга хокук югала.

Моннан тыш, кайбер оешмаларда социаль гарантияләрне киңәйтүче коллектив килешүләр гамәлдә. Аларга ярашлы рәвештә, хезмәткәр өчен уңайлы вакытта 14 көнгә кадәр түләнмәгән ял ала алалар:

  • 14 яшькә кадәр ике яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хезмәткәрләр;
  • 18 яшькә кадәр инвалид баласы булган ата-аналар.
  • 14 яшькәчә бала үстергән ялгыз ата-аналар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев