Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Уңышлы ел булыр кебек

“Әюпов” хуҗалыгы быел 6 миллион сумлык ашлама сатып алды.

Игенченең күңеле кырда бүген. “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары да басу-кырларны иңли. Хуҗалык 100 гектар мәйданда арпа чәчүне төгәлләп, язгы бодай чәчүгә кереште. 800 гектарда башкарыласы эш бүген 230 гектарда төгәлләнде.
– Безнең җир биләмәләре 1200 гектар тәшкил итә. Шуның 260 гектарына көздән бодай чәчкән идек. Бөртеклеләр өчен җирне көздән өр-яңа К-742 тракторы белән сөреп чыктык. Башка еллардан аермалы буларак, быел, эшчеләргә печән булыр дип, 10 гектар мәйданда люцерна да чәчеп карадык, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.
Бригадир Марат Хәлимов кул астында 15 кеше хезмәт куя. Язгы чәчүгә ун берәмлек техника җәлеп ителгән: алты МТЗ-1221, бер МТЗ-82, өч КамАЗ. Басуларда бүген чәчү катлаулы ашлама кертү белән бергә башкарыла. Үсентеләрнең тамырларын ныгыту өчен әюповлылар әлеге практиканы уңышлы куллана. Үсентеләр баш төрткәч, аммиак селитрасы белән тукландырачаклар. Быел хуҗалык алты миллион сумлык ашлама сатып алган.
– Өстән явып тормаса, чәчүне 11 майга төгәлләрбез, дип уйлыйбыз. Аннан склад-ангарларны төзекләндереп бетерәсе бар. Шушы көннәрдә Воронеж шәһәреннән АТМ-12 маркалы ашлык киптерү җайланмасы да кайтып җитәргә тиеш. Чия Түбә авылындагы мастерской һәм склад территориясендә автоүлчәү һәм ягулык-майлау материаллары урыны да ясау күздә тотыла. Хуҗа территорияне койма белән әйләндереп алып, керү юлы да эшләргә планлаштыра, – ди КамАЗ белән чәчүлек орлыгы ташучы Нәзир Гарифуллин. 
Нәзир абый Михайловка авылыннан йөреп эшли. Ул үз-үзен белгәннән бирле – руль артында. Сезонлы эшләрдә дә алыштыргысыз кеше ул. Гомумән, хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар, шоферлар гына эшли. МТЗ тракторын иярләгән Шуганка егете Николай Блохин техника чыгымчыласа да сыната торганнардан түгел. 
– “Әюпов”та эшләү дәверендә хуҗалыктагы бөтен техниканы карап, төзәтеп чыктым, дисәм дә ялгыш булмас. Техниканың барысы да төзек, сәгать теле кебек! Ел уңышлы булыр кебек. Җир җитешкән, орлыклар мул уңдырышлы туфрак куенына сыена, – ди Николай.
Хуҗалык нигездә игенчелек белән шөгыльләнә. Уңышны да быел мулдан алырга исәпләре. Моның өчен “Әюпов“ КФХның бөтен мөмкинлекләре бар. 

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев