Реклама
Яңалыклар
Уңышка ирештеләр
Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2004-2006 елгы спортчылар армрестлинг буенча Теләчедә Хәким Һадиуллин призына үткән ярышларда уңышка иреште.
Үз үлчәү авырлыкларында Ислам Гайнуллин, Илһам Бариев, Ислам Ханов һәм Илдан Әһлиев беренче урынны яулады. Ранис Сөләйманов һәм Илина Бариева – икенче урында. Илдар Зиннуров, Данияр Хәбибуллин һәм Әмир Каюмов өченче урынга чыкты. Яшь спортчыларны армрестлинг серләренә тренерлары Ларис Бариев өйрәтә.
23-24 апрель көннәрендә яшь кул көрәшчеләре Яр Чаллы шәһәрендә үткән республика турнирында да көч сынашты. Турнир Россиянең күп тапкырлар Россия, Европа һәм дөнья призеры Юрий Сорокин истәлегенә багышланган иде. Ярышларда Казан шәһәреннән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Мөслим, Кукмара районнарыннан, Удмуртиядән һәм башка төбәкләрдән 150дән артык спортчы катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә Илдар Зиннуров, Ислам Гайнуллин беренче урынны яулады. Илина Бариева – икенче, Рамазан Хәсәнов, Илһам Бариев, Ислам Ханов, Илдан Әһлиев өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев