Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйлый күңелем, ут йота

Кызыксынсаң, төпченсәң, Россиядә авиация барлыкка килүдә дә татарның өлеше бар икәнен күрербез.

(Башы 1, 8 декабрь саннарында).

Кызыксынсаң, төпченсәң, Россиядә авиация барлыкка килүдә дә татарның өлеше бар икәнен күрербез. 1881 елда диңгез офицеры А.Ф. Можай­ский проекты буенча кеше­не һавага күтәрә алырлык бе­ренче аэроплан (воздухоле­тательный снаряд) төзелә. Ул, җирдән бер метр чамасы күтәрелгәч тә, бер якка янтаеп төшә, канатын сындыра. Пат­ша хөкүмәте конструкторның эшен хупламый һәм Можай­ский аэропланы өстендә эшләү туктатыла.

Фәкать 1910нчы елның 23 маенда Киев политехника ин­ституты профессоры А.С. Ку­дашев үзенең сызымнары бу­енча үзе ясаган бипланда үзе очып та күрсәтә!

...1910нчы елның 23 мае. Киев. Институт янындагы ип­подромга җыелган халыкның гомердә булмаган хәлне күреп исе китә! Сенсация эзләп килгән корреспондентлардан берсенең, кызыксынып:

– Профессор әфәнде, тагын кайчан очарга җыенасыз? – дигән соравына ул, елмаеп:

– Теләсәгез, хәзер ук очып күрсәтә алам, – ди һәм штур­вал артына утыра. Бу юлы ул тагын да биеккәрәк (2 сажень) күтәрелә һәм тагын да еракка­рак (300 м) оча! (“Изобретатель и рационализатор” журналы. 1978 ел. №1. 40-42 битләр).

В. Моисеев дигән журна­лист берочтан А. Кудашевның шәҗәрәсе турында да инфор­мация биргән. “... Да, знатны Кудашевы. Кровь татарских мурз течет в их жилах. Пре­док, Чапай-мурза в москов­ском осадном сидении уча­ствовал...” дип язган.

Чувашлар белән руслар “Чапаев безнеке!” дип тарт­калашалар. Ә чынлыкта Граж­даннар сугышы герое В.И. Чапаевның да нәсел тамыр­лары татарга барып тоташмый микән әле?!

1812 елгы Ватан сугы­шында Россиядә партизан­нар хәрәкәтен оештырган һәм аның җитәкчесенә әйләнгән шагыйрь Денис Давыдовның татар икәнен белгән Напо­леон юкка гына: “Русларның кайсын гына кыргычласаң да татар килеп чыга”, – дип әйтмәгән инде. Ныклап кызыксынсаң, фәндә татар галимнәре “кул тыкмаган” өлкә юктыр да әле.

– 1941-1945 елгы Бөек Ва­тан сугышындагы геройла­рыбыз: Петр Гаврилов, Муса Җәлил, Даян Мурзин, Гази Заһитов... Санап бетерерлек түгел. Чөнки эзтабарларыбыз тырышлыгы белән алар саны елдан-ел арта бара.

– Хәрби җитәкчеләр: гене­раллар, адмираллар...

– 49 көн дәвамында Тын океанда, бәләкәй генә шху­нада йөзеп, авырлыкларга, диңгезнең дуамал дулкан­нарына бирешмичә коман­дасын саклап калган Әсгать Җиһаншин...

– Бүгенге көн герое – само­летын кукуруз басуына утыр­тып, 136 пассажирның гоме­рен саклап калган очучы Да­мир Юсупов һәм башка бик күп күкрәк сугып горурланыр­лык шәхесләр – милләтебез балалары...

Шөкер, соңгы вакытта көндәлек матбугатта тарихи темаларга, милләт язмышы­на кагылышлы саллы гына мәкаләләр чыга башлады. Кызганычка каршы, газета- журналларның тиражы кимү сәбәпле, ул җитди язмалар­ны матбугатка язылган ике- өч мең кеше генә укый. Совет­лар чорында иртәнге сәгатьтә көндәлек матбугатка күзәтү ясый торганнар иде. Безнең ТНВ каналында һәр шимбәдә кичке сәгать алтыдан җидегә кадәр “КәмитҖәвит” дигән та­маша күрсәтәләр. Әнә шул та­машаны яртылаш кыскартып, икенче өлешендә “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Ка­зан утлары”, “Мәйдан” кебек популяр басмаларга күзәтү ясалса, күпкә файдалырак бу­лыр иде. Вакыты да отышлы. Иртәнге сәгать белән беркем дә телевизор карап утырмый. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да: “Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел”, – дигән.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Минне­хановка рәхмәт! 2021 елны Та­тарстаныбызда Туган телләр һәм бердәмлек елы дип игъ­лан итте. Кулыбызга юл кар­тасы тоттырды. Телебез­не, милләтебезне саклауга, үстерүгә юл ачылды. Бу фор­сатны кулдан ычкындыр­мыйк, файдаланып калыйк! Пәйгамберебез дә: “Хәрәкәт итсәгез, бәрәкәт иңәр”, – дигән. “Алма, пеш, авызга төш!” дип утырсак, безнең өчен беркем дә эшләмәс. Ә эш­лисе эшләр – муеннан!

Урам исемнәрендәге, юл билгеләрендәге хаталы язу­ларны төзәтсеннәр. Чыты авы­лын – Читага, Күн авылын Коньга әйләндергәннәренә: “Ярый әле алаша түгел”, – дип, Тукай районындагы Җәйләү авылының исемен “Евлево” дип (әстәгъфирулла! Ялгыш әйтеп, сүгенеп җибәрерсең!) язганнарына кул селтәп кенә үтикмени инде?

– Үзебезнең Казан тегермәнендә тарттырган, үзебезнең Чаллыдагы “Эссен­Логистик” ҖЧҖ сәүдә челтәре өчен тутырылган он каплары­на русча һәм... казахча “нан пiciретiнбидай уны” дип яз­ганнар! Бу нәрсә?! Татарча яз­салар, ипинең тәме үзгәрер дип курыктылар микәнни?!

– Яшел Үзән сөт комбинаты мияубикәләр өчен генә эшли, ахрысы. Катык, сөт капларын­да муенына “күбәләк” таккан симез мәче, канәгать елмаеп, безгә “күз кыса”. Исеме дә шәп бит: “Васькино счастье”!

– Алабуга сөт комбинаты берничә ел элек сөт каплары­на дөрес итеп, “Алабуга сөте” дип яза иде. Хәзер ул да “Ала­буга соте”нә әйләнде. Без, мескеннәр, дәшмибез. Тора- бара “Алабута соте” дип адәм көлкесенә калдырмасалар ярый инде.

Татар исемен йөрткән кавемгә каян килә бу ме­скенлек, битарафлык?! Татар халкының тарихы белән кы­зыксынган француз шагыйре һәм галиме Шарль Монтескье да: “Шулкадәр бай тарихлы ха­лык үз кадерен үзе белми”, – дип аптыраган.

Татарстанда эшләнгән һәрнәрсәгә татарча исем бирергә, татарча дөрес итеп язарга кирәк югыйсә. Таны­лу масштабы киңәер, татар­га хөрмәт артыр иде. Әнә бит, телевизордан сирәк-мирәк “Ансат” дигән вертолетны күрсәтсәләр, күңел күтәрелеп китә!

Нәфис гимнастика бу­енча күп мәртәбә Евро­па һәм дөнья чемпио­ны Алия Мостафинаның, фигуралы шуу осталары Алинә Заһитова, Камилә Вәлиеваның чыгышларын ка­рап, сокланып та, горурланып та утырабыз ич!

Спорт турында сүз чык­кач әйтеп үтим инде. Спорт дөньясында шөһрәт казанган: 12 мәртәбә дөнья чемпионы булган мотогонщик Габдрах­ман Кадыйров һәм 1915 елда Петербургта бокс буенча Ев­ропа чемпионы, җиңелүнең ни икәнен дә белмәгән Коро­левны һушсыз калдырып (но­каут белән җиңгән) “кара ма­лай” кушаматлы татар егете дә – безнең кавем!

Мәскәүнең үзәк каналы көн туды исә “Давай поженим­ся” дип “күз кыса” башлый.

(Дәвамы бар).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев