Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйлый күңелем, ут йота

Ил бөтенлеген кайгыртырга тиеш мәдәният министры “... ника­кой другой народ не воспри­нимался в народном сознании страшнее и хуже чем татары” дип язган. Ә инде мәдәният министрының “... нет в народ­ной памяти ни поляка, ни нем­ца, ни шведа такого же беспо­щадного “сосальщика” дани, насильника, убийцы” дигән юлларын укыгач чәчләрең үрә тора!

(Башы 1 декабрь санында).

2019 елда Россиянең Мәдәният министры В.Мединскийның 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан “Мифы о русской­демократии, грязи и тюрь­ме народов” дигән китабы пәйда булды. Мәскәү чинов­нигы шуның “Татарский во­прос” дигән бүлегендә безнең халыкка карата нахакка лака­ны белән пычрак түккән. Ил бөтенлеген кайгыртырга тиеш мәдәният министры “... ника­кой другой народ не воспри­нимался в народном сознании страшнее и хуже чем татары” дип язган. Ә инде мәдәният министрының “... нет в народ­ной памяти ни поляка, ни нем­ца, ни шведа такого же беспо­щадного “сосальщика” дани, насильника, убийцы” дигән юлларын укыгач чәчләрең үрә тора! Аныңча, без русларга кадәр үк инде дәүләтләр тот­кан милләт түгел, ә папуаслар кебек кыргый бер кавем булып чыгабыз икән!

1552 елда русларның Ка­занны алуы турында язган­да мәдәният министры менә нинди сүзләр куллана. “Эта победа возводилась в ранг ре­лигиозной победы над “пога­ными”, борьба сил добра и зла” дип, язмасына дини эчтәлек тә бирә. Гәрчә ул поганый сүзен куштырнаклар эчендә бирсә дә, аның фикеренчә христианнар ак та пакь, ә мөселманнар поганый килеп чыга. Ә добрый, злой сүзләрен куштырнакларсыз гына ту­рыдан бәрә. Аныңча, оятсыз рәвештә күрше җирен басып алырга килгәннәр добрый, газиз ватанын саклаучылар злой булган икән. Нәрсә, ул ба­скынчыларны бәлеш пешереп каршы алырга кирәк булды микәнни соң, ә?!

Бу игелексез Мәскәү чи­новнигына тырнак астын­нан кер эзләп татарларны сүккәнче Русь илендә коры­лык килгән елларны(1024, 1229,...) руслар ачка кырыл­ганда татарларның рия­сыз ярдәме турында язса, күпкә отышлырак булыр иде, югыйсә. Авырлык килгәндә һәрчак сиңа ярдәм кулы суз­ган халык турында “поганый, злой, насильник, убийцы” дип язу килешәме соң инде?!

Республика хакимиятенең бер чылбыры буларак, һичьюгы, Татарстанның яшьләр, мәдәният яисә мәгариф министрлыгы та­рафыннан булса да бу хәсрәт чиновникка карата тискәре мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш идек. Юк шул, юк! Дәшмибез. Чөнки без сум итен кисеп алсалар да, толерант!

Ярый әле тарих фәне белән кызыксынучы яшьләребез һәм кайбер язучыларыбыз үз сүзен әйтте. Түбән Кама Акса­каллар шурасы, нәфрәт белде­реп, Дәүләт Думасына, Феде­рация советына, Россия Пре­зидентына хатлар юллады. Нәтиҗәдә Мәскәү министрын эшеннән алдылар.

Бакча иясенә түтәл юк дигәндәй, соңгы вакытта Та­тарстан мәктәпләрендә та­тар теле дәресләре бермә- бер кимеде. Татарча укыту ихтыярига калды. Теләсәң – укы, теләмәсәң – юк. Чөнки аннан имтихан тапшыра­сы да юк. БДИ программасы­на да кермәгән. Сәер бит? Рус дәүләтенә куркыныч янаган­да һәрчак алгы сафта булган, күкрәге белән дошман амбра­зураларын каплаган татарга туган илендә туган телендә бе­лем алу мөмкинлеге елдан ел кимеп бара! Теле барның – иле бар, теле юкның – иле юк, ди халык мәкале. Телең юк икән, синең әдәбиятың да, сәнгатең дә юкка чыга. Милләт кемнең телен ала, шул халыкка әйләнә дә куя.

Каян да булса, кемнән дә булса ярдәм көтеп утыру да үлемгә тиң! Гаяз Исхакый яз­ган инкыйразга – бетүгә юл!

Без шуңа риза булып, кул кушырып утырырга тиешме? Юк! Тагын бер мәртәбә юк!!!

Табигый ки, татар ба­шына төшкән бу болгавыр вәзгыятьтә, Н. Чернышевский әйтмешли, “Нәрсә эшләргә?” дигән сорау туа.

Миңа калса, берен­че чиратта хәлебезнең мөшкеллеген аңлап, ваемсыз гафләт йокысына тиң бита­рафлыктан уянырга!

– Россия hәм Татарстан Конституцияләренә тая­нып, балаларыбызга ту­ган телебездә белем алу мөмкинлеге булдыруларын таләп итәргә!

– Ана телебезне кулла­нышка кертергә – мохит ту­дырырга! Кибеткәме, банкка­мы, хакимият органнарына­мы, кая гына керсәң дә, та­тарча исәнләшергә, татарча мөрәҗәгать итәргә. Татар­га тылмач кирәкми. Татарча аңламаса, русчага күчү авыр түгел. Ә теге хезмәткәргә тел белмәгәне өчен (Фридрих Эн­гельс әйткәнчә: “Язык мест­ного народа может не знать иностранный гость, колони­затор или идиот” дип бул­мый бит инде) шаярып кына нәрсәдер әйтергә мөмкин. Тик ул hич кенә дә кеше­не нәфрәтләндерә, ачуын китерә торган сүз булырга тиеш түгел. Чөнки ул тискәре нәтиҗәгә генә китерәчәк.

– Халкыбызда, бигрәк тә яшь буында, милли үзаң, милләтең белән горурлану хисләрен уятырга! Ә аның өчен инде гарәп язучы-та­рихчылары Әл-Җувейни, Ибн- Арапшаh, немец галимнәре Г.Миллер, Карл Фукс, В. Рад­лов, инглиз Эдуард Паркер, француз ШарльМонтескье, рус галимнәре С.Соловьев, Лев Гу­милев, Михаил Худяковлар ке­бек гадел тарихчыларның яз­малары белән танышырга.

– Һәм әлбәттә инде үзебезнең татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Сәлам Алишев, Равил Фәхретдинов, Газиз Гобәйдуллин, Индус Таһиров, Раил Фәхретдинов, Фаяз Хуҗин, Искәндәр Гыйләҗев һәм тагын бик күпләрнең хезмәтләрен укырга кирәк.

– Ә язучыларыбыз Һади Атласи, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамов, Флүс Ла­тыйфи, Мәхмүт Галәү, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәрнең тарихи һәм фәлсәфи романнары безнең өстәл китапларына әверелсен. Менә шуларны укыган кешеләрнең күп нәрсәгә күзе ачылыр һәм һичшиксез ак белән караны аера башлар, гафләт йокысыннан уяныр, дип уйлыйм.

– Дини һәм милли азатлык өчен көрәшкән каһарманнарыбыз Мамыш бирде, Әхмәт һәм Япанчы ба­тыр, Сарый батыр, Теләкәй- Күчем-Акай-Абдулла ба­тырлар, Сәет батыр, Дөмәй Ишкәев, Солтан-Морат Дускәев, Алты татар (В 1524 году шестеро всадников сде­лали смелую вылазку из осаж­денного города и с успехом су­мели отбиться от 2000 русских солдат. М.Худяков “Очерки по истории Казанского ханства”. Стр. 229. 1990 г. Казань) һәм та­гын бик күпләрне белергә һәм онытмаска!

Аларның исемнәрен ташка уеп, һәйкәлләр куеп, урам исемнәре биреп мәңгеләштерәсе иде! (Ә нигә мескенләнергә? 26 Баку ко­миссары, 28 панфиловчы исемен йөрткән урамнар бар икән, көннән-көн үсә, киңәя барган Казаныбызның бер урамына нигә Алты батыр, яисә Алты җайдак исемен бирмәскә?!)

– Сәясәтчеләр Йосыф Ак­чура, Фоат Туктаров, Садри Максуди, Кәрим Хәкимов...

Төркия тарихында ва­фатыннан соң фәкать ике күренекле шәхесне генә Төркиянең дәүләт байрагы­на төреп ләхеткә иңдерәләр. Аның берсе 1912-1913 еллар­дагы Балкан сугышында гре­кларны җиңеп Төркиянең мөстәкыйльлеген кайтарган Мостафа Кемаль Ататөрек булса, икенчесе – прези­дент Ататөрекнең иң якын киңәшчесе, татар Садри Мак­судига шундый зур хөрмәт күрсәтәләр. Игелекне оныт­маганнары өчен төрек туган­нарга рәхмәт! Казанда Садри Максудига һәйкәл куйдылар хәтта!

Төгәл фәннәр буенча Ни­колай Коперникка кадәр үк инде Җирнең Кояш тирәли әйләнүен исбатлаган Сәйфи Сараидан алып бүгенге галимнәребез вулкано­лог Һарун Таҗиев, Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, Ро­берт Нигмәтуллин, өч тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орде­ны, ике мәртәбә Ленин орде­ны белән бүләкләнгән, хи­мия фәннәре докторы, про­фессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Дәүләт Премиясе лауреаты Гыйлем Камай белән ничек горурланмыйсың инде?!

(Дәвамы бар).

Фәтхулла Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама