Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

“Уылдык” операциясе төгәлләнде

“Уылдык” операциясе төгәлләнүенә карамастан, балык тоту урыннарын тикшерү алга таба да дәвам итәчәк

“Уылдык” операциясе 30 ел дәвамында үткәрелеп килә. Аның әһәмияте бик зур. Ул су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге проблемаларны ачыклауга, республика сулыкларында балык ресурсларын арттыру өчен оптималь шартлар булдыруга юнәлтелгән.

– Балык тоту кагыйдәләре нигезендә, ел саен уылдык чәчү чорында балыкчылыкның барлык төрләренә дә тыю кертелә. Уылдык чәчү башланганда Ыкта суның биеклеге кимесә дә, бераздан су күтәрелә башлый һәм уылдык чәчү нормаль шартларда уза. Быел уылдык чәчү уңышлы узды, дип уйлыйм. Елга-күлләрдәге күп сандагы вак балыклар шул хакта сөйли. “Уылдык” операциясе вакытында һәвәскәр балыкчыларга ярдан гына һәм бер калкавыч яки кармак белән генә балык тотарга рөхсәт ителде. Закон нигезендә бер кешедә булган кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Тик күпләр бу тыюларга игътибар бирми, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейдлар вакытында балык тоту кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды, административ хокук бозу турында 7 беркетмә тутырылды. Узган ел белән чагыштырганда быел хокук бозучылар күбрәк. Хокук бозучылардан балык тоту өчен тыелган кораллар, шул исәптән күчерелми торган балык тоту ятьмәләре алынды. Моннан тыш браконьерлардан законсыз төстә тотылган 17 килограмм балык алынган. Инспекторларның оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә балык запасларына зыян килмәгән.

– “Уылдык” операциясе төгәлләнүенә карамастан, балык тоту урыннарын тикшерү алга таба да дәвам итәчәк, Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга 500 сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салыначак. Спорт балыкчылыгы җәмгыяте әгъзалары өчен тотылган балыкның күләме – 5, ә гади балыкчыларга 3 килограммнан артмаска тиеш. Ятьмә белән тоту тыела, аны файдалану эшкуарларга һәм юридик затларга гына рөхсәт ителә. Билгеле бер үлчәмгә җитмәгән балыкларны да тоту тыела. Мисал өчен, опты балыгы (язь) – 40, корбан балыгы – 20, судак 35 сантиметрдан кыскарак булырга тиеш түгел. Кечкенә балыкларны шунда ук суга җибәрергә кирәк, – ди Владимир Муринов.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев