Уйдырмалар белән тулмасын
Була шундый кешеләр: профессиональ тарихчылар да түгел, ә шушы җирнең, анда яшәгән кешеләрнең, нәселләрнең тарихын хәтерләрендә саклыйлар, өйрәнәләр, язмалар алып баралар. Игенче, терлекче, гади эш кешеләре. Тик бу белемнәр, вакытында җыелмагач, югала. Менә Гандәлифә әбинең дә Мөслим турында ничә еллар алып барган язмаларын үзенең вафатыннан соң таба алмыйм.
Шактый өлкән яшьтәге кешеләр озын-озак ялыктыргыч репетицияләргә, тренировкаларга, ярышларга йөриләр. Бәлки, аларны тарихи тематикадагы кич утыруларга җыярга кирәктер? Кайчакта “Хәтерем юк, берни белмим” дигән кешеләрдән дә, сүз иярә сүз чыгып, әллә нинди гыйбрәтле хәлләр ишетәсең бит. Хәтер шулай туган җирнең, халыкның, нәселнең тарихын искә төшерә. Авылларның мәгънә, фикер, акыл тулы элекке кич утыруларын телсез, уйсыз, бер максатсыз озаклап телевизор каршында утырулар алыштырды. Шуны ташлап, сүз, фикер уртаклашып, ипләп кенә сөйләшеп утыруга ни җитә? Матур, шома да сөйләмә, җайга салып, матур итеп язучылар табылыр иде әле. Тарих турында сүз чыкканда иң мөһим мәсьәлә итеп шәҗәрә төзүне куялар. Бу – үз нәселең өчен эшләнә торган, бик мәшәкатьле, һәркем дә күтәрә алмаслык шактый зур чыгымнар сорый торган эш. Авыл кешесенең, акча түгеп, әллә кайлардагы архивларда йөрергә хәленнән килми. Шәҗәрә агачына, аның яфраклары булып, бу нәсел кешеләренең генә исемнәре эленә, аларның үзләре, алар яшәгән җир, чор турында бернинди информация дә бирелми. Әгәр дә бу агачның бер генә яфрагы – бер кеше турында язарга алынсаң да, китап чыгар иде. Шәҗәрә алар турында сөйләми, ә китап сөйли. Мин үзем нәсел шәҗәрәсенә караганда туган җир, авыл, нәсел тарихын җыюны артыграк күрәм.
Кайчакта Мөслим тарихыннан дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләр ишетәм, укыйм да хәйран калам: нигә белмәгәнне, чынлыгын ачыклап бетермичә, сөйләргә, язарга? Берничә авторның ялгышы белән Мөслимнең Хәсәнша бай салдырган мәдрәсәсе Казаннан Галикәев бае салган мәдрәсә булып йөри башлады бит, Хәсәнша бай исеме төшеп калды. Казаннан бертуган Галикәевлар, чынлап та, татар авылларында мәчет, мәдрәсәләр салып йөргәннәр. Тик үз акчаларына түгел, ә аларны салдыручы байларның акчасына. Гандәлифә абыстай Галикәевләрның берсенең аларның Туйгельде авылында яшәгән кардәшләренең кияве булганын ишеткәнен сөйләгән иде. Менә, үзе белгән кебек кыланып, әйтмәде бит, “кияве иде”, дип, кешеләрдән ишеткәнен әйтә. Мәгънәле кеше шулай эшли.
Бервакыт мин: “Бакча урамының исеме каян чыккандыр, анда бакча юк иде”, – дидем. Бер кеше миңа, бик ышанып: “Ул урамның ветстанция ягы башында колхоз бакчасы булган, шуңа аны “Бакча урамы” дип атаганнар”, – диде. Бу урамның башында, урам аша чыгып, ветеринария станциясе, аның каралтылары, дәвалауга алынган терлекләргә тораклар, атлар өйрәтү мәйданы булганын хәтерлим, тик бакча юк иде. Чирли башласалар, кәҗә-сарыкларны әни белән икәүләп шунда алып бара идек. Үсмер чакта урамнан кәҗә җитәкләп бару бер дә рәхәт түгел иде. “Путиловец” (соңрак – Киров исемендәге, “Чулпан”) колхозының җиләк-җимеш бакчасы ындыр табагы янында, Тукай урамында булып, ул 60нчы елларга ташландык хәлгә калды. Хәзер анда торак йортлар утыра. Яшелчә бакчасы Түбән болында, Питруш күле белән Ык елгасы тирәсендә урнашкан иде. Анда да хәзер йортлар салганнар. Яшелчәләргә суны атлы мичкәләрдә Ыктан ташып сипкәннәрен хәтерлим. Эт тыкрыгында Фазлыев Сәет абзый белән Тәзкирә апа ихаталары арасында тар гына тыкрык булып, бакчага шуннан төшеп йөргәннәр. Мин моны хәтерләмим, әмма хәтерләүче олы кешеләр исән. Хәзер бу тыкрык юк. Бала чакларда кызлар, малайлар бакчага кыярга төшә идек. Тик тыкрык яклап түгел, я әрәмә, я Ык яклап. Соңрак безнең Ык ягы юлына җәмәгать мунчасы салганнар кебек исемдә калган. Аны салганда без бакча басу яшеннән узган идек инде. Хәзер бу мунча юк.
Авыллар тарихының зур казанышларга, төрле вакыйгаларга, хезмәт батырлыкларына чиксез бай иң кызыклы чоры, минемчә, 1930 елларда колхозлар һәм район оешканнан алып, 1990 елларда колхозлар таралганчыга кадәр араны алган 60 ел. Утызынчы елларга кадәр ялгыз хуҗалыклар чоры иде, 1990 елларда колхозлар таралып, ялгыз хуҗалыклар кабаттан туды. Авыл кешесе, пай җиренә бирелгән кәгазен тотып, эшсез, атсыз, техникасыз, ашламасыз, чәчү орлыксыз, кабат ялгыз калды. Колхозлашу елларында агитбригадаларны “җанлы гәҗит” дип йөргәннәр. Минем әни “җанлы гәҗит” репертуарыннан байтак шигырьләр, җырлар хәтерли иде. Шул җырларның берсендә, “ялгыз тормыш тормышмыни, тормыш бергәләп була”, дип җырлана. Менә шул, яңа заман ялгыз крестьян эшеннән бизгән авыл кешесенә барын да чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Ялгыз башың 6-9 гектар җирне көрәк белән казып булмый. Кирәк идеме меңәрләгән гектар күмәк җиргә, хисапсыз-сансыз күмәк байлыкка хуҗа булган колхозчыга бер буш кәгазь кисәге?! Алучы булганда җирне арзанга булса да арендага биреп була, җир хуҗасы үзе беркемгә дә кирәк түгел. Фермерлар авылның бөтен кешесен дә эшле итә алмый, кечкенә булса да, колхозлар да кирәк. Киләчәк буыннарга гыйбрәт булып калсын өчен менә шул чорларны язарга иде.
Һәр авылның үз тарихы. Тормышның матур да, бик матур булмаган яклары да, кызык-кызганычлары да күп. Гомеребездә авылларыбызның бик күп кызыклы кешеләрен дә, мәзәк кешеләрен дә күрдек, нинди генә вакыйгаларның шаһиты булмадык. Алар барысы да туган төбәк тарихында үз урыннарын алырга тиеш. Төбәк тарихын ялгыз түгел, бер-береңне тулыландырып, төзәтеп, күмәк язу отышлы, чөнки һәркемнең үз ялгышы. Хәтта гаилә, нәсел тарихын да ялгыз гына язып булмый. Кемнәр белән генә сөйләшмисең, киңәшмисең, ялгышларны кат-кат төзәтәсең. Ялгыз авторларның ашык-пошык язып бастырган китабы авылларның кай ягын гына чагылдырыр икән? Тарих уйдырмалар белән тулмасын, язмалар мөмкин кадәр төгәл булсын өчен аларны авыл кешеләренең, үзара киңәшеп, үзләре язуы әһәмиятле. Шуның өчен дә кирәк иде тарихи җыелып утыруларны оештыру. Ягъни профессиональ гына түгел, һәвәскәр тарихчылар клубларын да булдыру.
Рәсемдә: Мөслимнең Мәҗит Гафури урамы 1960 елларда.
Разия ГЫЙЛАҖИНА.
Мөслим.
Фото – Туган як музееннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев