Уттан калмый
Яңалыклар

Уттан калмый

Кооператив урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыккан – мунчага ут капкан.

Янгын сүндерү хезмәтенең тиз арада килеп җитүе янгын телләренең башка корылмаларга үрелүенә чик куйган. Шулай да,  мунчага шактый зыян килгән. Сәбәбе – электр чыбыгындагы төзексезлек. “Ел башыннан бу – өченче янгын очрагы. Бик күп шәхси хуҗалыкларда электр чыбыклары төзексез хәлдә, искергән. Бу янгын куркынычын бермә-бер арттыра. Мал-мөлкәтегезнең саклыгын тәэмин итү максатыннан электр чыбыкларыгызның төзеклеген даими контрольдә тотсагыз иде!” – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев