Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәргә ихтирам – үзеңә ихтирам ул... (+фоторепортаж)

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышына килгән кунакларыбызның сәяхәте икенче көнне Мөслим үзәгендә дәвам итте.

Тәрбия гаиләдән башлана, ә мәктәптә ул тагын да баетыла...
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе – тарихи мәктәп. Беренчеләрдән булып район үзәгендә эшли башлаган мәктәп тә ул. Аның диварларыннан бик күп танылган шәхесләр чыккан. Бүген биредә кызлар һәм малайлар аерым укытыла. Күчмә утырышта катнашучыларның әлеге мәктәп белән якыннан танышуы да нәкъ менә гендерлы укытуның үзенчәлекләре, аның максаты һәм нәтиҗәсен белү иде. Мәктәп директоры Гөлшат Галиева мәктәп белән таныштырып, кунакларның сорауларына җавап бирде.
– Мәшһүр галимнәребез, бөек Тукаебыз рухы яши кебек биредә. Күренеп тора: балалар бакчасыннан һәм мәктәптән үк балалар белән ихлас тәрбия эше алып барыла. Шуңа күрәдер, барысы да татар телендә шундый матур итеп сөйләшәләр һәм тәрбия дә югары дәрәҗә дә куелган биредә. Әлеге мемориаль комплексны гына алсаң да соклангыч, һәр стеллага аерым урын бирелгән, һәрберсенең үз тарихы бар. Бик зур рәхмәт барсы өчен дә, – дип соклануын җиткерде Яшел Үзән районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының бүлек рәисе Гөлинә Саттарова.
“Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге”
Бу өлештә күчмә утырышта катнашучылар “Миләшкәй” һәм “Кояшкай” балалар бакчаларында һәм “Хезмәткә – дан” скверында булдылар, балаларның чыгышларын карап хозурландылар.
– Мөслим районы республикабызның иң саф, иң матур, туган телебездә сөйләшүче, горефгадәтләребезне саклаучы бер районы булып тора. Сездән чыккан әдипләрне бик яратабыз, аларны укыйбыз. Гомумән, Мөслим халкы ачык, гади, киң күңелле. Милләтебезгә тугры халык яши биредә, – ди Саба районы “Ак калфак” оешмасы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Билалова.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев