Реклама
Яңалыклар
Урманда йөрмәгез!
Чамадан тыш эссе һәм коры җәй нәтиҗәсе – Россиянең төрле регионнарында урманнар яна.
Урман янгыннарының төп сәбәпчесе – кеше, аның саксыз эш итүе. Янгыннарның күпчелеге ял иткәндә яки җиләк яисә гөмбә җыйганда, ауга чыкканда тәмәке төпчеген ташлау, чүп яндыру аркасында чыга.
Шунысы бар: урманда ут көне-сәгате белән янып китмәскә, кипкән үлән арасында шактый вакыт пыскып ятарга мөмкин. Шундый очракларның берсе быел июнь аенда Бикмәч тавында теркәлгән.
– Ул көнне яңгыр яумады, яшен генә күзәтелде. Бикмәч тавындагы агачны яшен суккан. Бер-ике көннән яна башлады. Ярый ла, вакытында сүндереп өлгердек, – ди Усы урманчылыгы урманчысы Ринат Гыймранов. – Яшен суккан агач эченнән көлтәсе белән ут чыкты. Агачны турап, су сибеп сүндердек.
Быел ел башыннан районда 22 янгын булган. (Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 10 янгын теркәлгән). Янгыннарның күпчелеге коры үлән яки чүп яндыру сәбәпле чыккан. Ике очракта камыш янган. Шушы көннәрдә янгын сүндерү бүлегенә “Каенсазда урман яна” дигән хәбәр кергән. Бәхеткә, хәбәр расланмаган, зират янында үлән янган һәм аны вакытында сүндереп өлгергәннәр. “Бәхеткә” дим, чөнки урман янгыннарын сүндерү күпкә авыррак. Урманда ике төрле янгын күзәтелергә мөмкин. Бер очракта (аскы янгын) кипкән үлән, мүк яна, ут агачларга зыян салмый. Әмма үләннән агачка ут кабар өчен озак вакыт кирәкми. Урман массивлары янганда уникаль экосистемалар юкка чыга. Атмосферага зур микъдарда төтен, аның белән бергә төрле агулы матдәләр бүленеп чыга. Төтен 1 яшькә кадәрге балалар өчен аеруча куркыныч. Сөрем тәэсирендә балаларда йөрәк һәм сулыш юлы авырулары барлыкка килергә мөмкин.
– Бүген урманда йөрергә сәбәп юк: себерке вакыты үтте, җиләк белән гөмбә юк, – ди урманчылар. – Әйтегез, йөрмәсеннәр урманда!
21 августтан урманнарда янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарга керү тыела.
– Урманда ут-күз чыкса, физик затларга – 2-4 мең сум, вазыйфадагы затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200- 400 мең сум күләмендә штраф яный, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтунов.
Күрше районнарда урман янгыннары теркәлүгә бәйле узган шимбәдә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үтте. Анда янгыннардан саклану максатында урман, торак пунктлар территориясендә минераль полосалар ясарга – периметр буенча сөреп чыгарга тәкъдим ителде. Сөрелгән җирнең киңлеге 1 метр 40 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Иминлек максатында авылларда дежур төркемнәр һәм янгын сүндерүнең беренчел чараларын булдырырга кушылды. Авыл хуҗалыгы формированиеләренә камыл яки салам яндыру да рөхсәт ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев