Реклама
Яңалыклар
Урман үстерү – уңганнар эше
Усы участогына Яңа Усы мәктәбенең яшь урманчылары да булыша. “Үсентеләрне питомниктан казып алуда һәр елны аларның ярдәмен тоябыз”, – ди Ринат Гыймранов.
Республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара. Ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле оештырыла.
Чараның максаты – урманнарда уңайлы санитария-экологик хәл булдыру. Быел акция ике этапта үтә: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр. Язгы этапта урманнардагы каты көнкүреш калдыкларын, корыган агачларны җыю буенча өмәләр үткәрү, аншлаглар, мәгълүмати стендлар яңарту, ял итү урыннарын төзекләндерү тәгаенләнгән иде.
– Без чарага актив рәвештә кушылдык. Ун гектар мәйданда чистарту эшләре үткәрүне планлаштырган идек. Бу эшне апрель аенда ук башлап, үзебезнең көч белән уңышлы гына башкарып чыктык. Булган аншлагларны да тиешенчә яңартып куйдык, – ди Усы урманчылыгы җитәкчесе Ринат Гыймранов.
Көннәр коры тору сәбәпле урманнарда янгын куркынычы бик зур. Транспорт белән кереп йөрү булмасын өчен һәм чүп түгүне кисәтү максатында шлагбаумнар куелган. Чүп дигәннән, чистарту барышында урманчылар дүрт урында зур гына чүплеккә юлыккан һәм чүпне чыгарып бетереп, урыннарын тазартып куйганнар. Урманга шәхси милегенә караган кебек караучылар очрап кына тора, диләр урман эшчеләре. Һәркем өчен дип эшләнгән ял урыннарын да пычратып, пычратып кынамы соң, түбәләрен сүтеп китүчеләр дә булгалый икән. Урманчылар төзәтү эшләрен кабат башкарырга мәҗбүр.
Май аенда урманчылык эшчеләре 20 гектардан артык мәйданда чыршы, нарат, каен агачлары утырткан. Алдагы елларда утыртылган посадкаларда да өстәмә утырту эшләре үткәрелгән. Бүген үсентеләр матур гына итеп яфрак ярып утыралар. Әмма тернәкләнеп китү өчен яңгыр кирәк. Питомниктагы үсентеләр дә яңгыр көтә. Анда 8 сутыйда – карагай, 7 сутыйда чыршы орлыгы чәчкәннәр. Көндәлек тәрбияне алып баручы Рита Кононованың карашы күккә төбәлгән: яңгыр явардай болытлар күренмиме? Ринат Гыймранов, җаен табып, үсентеләргә су сибәсе булыр инде, ди. Бу – бүгенге шартларда урманчылыкның киләчәге булган үсентеләрне саклап калуның бердәнбер юлы.
Безгә – урманга үз кирәге: җиләк җыярга, себерке әзерләргә, ял итәргә баручыларга урман үзеннән-үзе үсә кебек тоелса да, эше күп икән аның. Урманчылык эшчеләре янгынга каршы минераль полосалар да сызган. 45 километрда искеләре яңартылып, 5 километр озынлыкта яңа буразанлар сызылган. Алдагы елларда утыртылган посадкаларда да эш тынып тормый. Раушан Гыйздәтов МТЗ-82 тракторы белән үсенте араларын йомшарта, чүптән арындыра.
Мастерлар Сергей Романов белән Алмаз Николаев эшне тиешенчә оештыра, ди җитәкчеләре. Биш-ун ел элек утыртылган нарат, чыршылар да эшчеләрнең игътибарына, тәрбиясенә мохтаҗ яшьтә әле. Ул участокларда да эшчеләр тиешле таләпләрне җиренә җиткереп башкара.
Усы участогына Яңа Усы мәктәбенең яшь урманчылары да булыша. “Үсентеләрне питомниктан казып алуда һәр елны аларның ярдәмен тоябыз”, – ди Ринат Гыймранов. Питомникта укучылар Лубян урман-техник колледжы укытучы-мастерлары белән дә очрашкан. Белгечләр балаларны уку һәм яшәү шартлары белән таныштырган, үзләренә укырга чакырган. Яшел байлыкны тудырырга, аны сакларга теләүчеләр булмый калмас, дигән фикердә Усы урманчылары.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев