Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман үстерү – уңганнар эше

Республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара. Ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле оештырыла.

Чараның максаты – ур­маннарда уңайлы санита­рия-экологик хәл булды­ру. Быел акция ике этапта үтә: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр. Язгы этапта урманнардагы каты көнкүреш калдыкларын, ко­рыган агачларны җыю бу­енча өмәләр үткәрү, аншла­глар, мәгълүмати стендлар яңарту, ял итү урыннарын төзекләндерү тәгаенләнгән иде.

– Без чарага актив рәвештә кушылдык. Ун гектар мәйданда чистарту эшләре үткәрүне планлаштырган идек. Бу эшне апрель аенда ук башлап, үзебезнең көч белән уңышлы гына башкарып чыктык. Бул­ган аншлагларны да тиешенчә яңартып куйдык, – ди Усы ур­манчылыгы җитәкчесе Ринат Гыймранов.

Көннәр коры тору сәбәпле урманнарда янгын куркыны­чы бик зур. Транспорт белән кереп йөрү булмасын өчен һәм чүп түгүне кисәтү максатын­да шлагбаумнар куелган. Чүп дигәннән, чистарту барышын­да урманчылар дүрт урында зур гына чүплеккә юлыккан һәм чүпне чыгарып бетереп, урыннарын тазартып куйган­нар. Урманга шәхси милегенә караган кебек караучылар оч­рап кына тора, диләр урман эшчеләре. Һәркем өчен дип эшләнгән ял урыннарын да пычратып, пычратып кынамы соң, түбәләрен сүтеп китүчеләр дә булгалый икән. Урманчылар төзәтү эшләрен кабат башка­рырга мәҗбүр.

Май аенда урманчылык эшчеләре 20 гектардан ар­тык мәйданда чыршы, на­рат, каен агачлары утырткан. Алдагы елларда утыртыл­ган посадкаларда да өстәмә утырту эшләре үткәрелгән. Бүген үсентеләр матур гына итеп яфрак ярып утыралар. Әмма тернәкләнеп китү өчен яңгыр кирәк. Питомниктагы үсентеләр дә яңгыр көтә. Анда 8 сутыйда – карагай, 7 сутый­да чыршы орлыгы чәчкәннәр. Көндәлек тәрбияне алып бару­чы Рита Кононованың карашы күккә төбәлгән: яңгыр явар­дай болытлар күренмиме? Ри­нат Гыймранов, җаен табып, үсентеләргә су сибәсе булыр инде, ди. Бу – бүгенге шартлар­да урманчылыкның киләчәге булган үсентеләрне саклап калуның бердәнбер юлы.

Безгә – урманга үз кирәге: җиләк җыярга, себерке әзерләргә, ял итәргә баручы­ларга урман үзеннән-үзе үсә кебек тоелса да, эше күп икән аның. Урманчылык эшчеләре янгынга каршы минераль по­лосалар да сызган. 45 километ­рда искеләре яңартылып, 5 ки­лометр озынлыкта яңа буразан­лар сызылган. Алдагы еллар­да утыртылган посадкаларда да эш тынып тормый. Раушан Гыйздәтов МТЗ-82 тракторы белән үсенте араларын йом­шарта, чүптән арындыра.

Мастерлар Сергей Рома­нов белән Алмаз Николаев эшне тиешенчә оештыра, ди җитәкчеләре. Биш-ун ел элек утыртылган нарат, чыршылар да эшчеләрнең игътибарына, тәрбиясенә мохтаҗ яшьтә әле. Ул участокларда да эшчеләр тиешле таләпләрне җиренә җиткереп башкара.

Усы участогына Яңа Усы мәктәбенең яшь урманчыла­ры да булыша. “Үсентеләрне питомниктан казып алуда һәр елны аларның ярдәмен тоя­быз”, – ди Ринат Гыймранов. Питомникта укучылар Лубян урман-техник колледжы укы­тучы-мастерлары белән дә оч­рашкан. Белгечләр балаларны уку һәм яшәү шартлары белән таныштырган, үзләренә укыр­га чакырган. Яшел байлык­ны тудырырга, аны саклар­га теләүчеләр булмый калмас, дигән фикердә Усы урманчы­лары.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев