“Урман иле” лагеренда тент конструкциясе урнаштырылды
Монда фильмнар карарга, фиджитал уеннары уйнарга, мастер-класслар үткәрергә була
“Форпост” үзәгенең яшьләр сәясәтендә социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыру өчен, "Проурман" проекты белән катнашып, 980 мең сумлык грант отканын ел башында хәбәр иткән идек.
Тәүлекнең караңгы вакытында һәм яңгырлы көннәрдә чаралар үткәрү өчен, “Урман иле” лагеренда махсус урын булдыру кирәк иде. Бу көннәрдә әлеге грант кысаларында алынган тент конструкция лагерь территориясендә урнаштырылды. Монда фильмнар карарга, фиджитал уеннары уйнарга, мастер-класслар үткәрергә була.
Мондый мөмкинлек өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгына балалар һәм әти-әниләр бик рәхмәтле.
Фотолар - "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев