Реклама
Яңалыклар
Урман иле лагерендә бүген икенче смена эшли
Лагерьдагы чаралар балаларның үзләре өчен генә үткәрелә, көнгә биш мәртәбә ашату оештырылган.
Нарат Асты авылындагы Урман иле лагерендә бүген икенче смена эшли – 60 малай һәм кыз биредә ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрә. Спорт юнәлешендәге смена – 18 көнлек. Өченче смена нәфис-эстетик юнәлештә булып, бер атна гына дәвам итәчәк. Лагерьнең һәр сменасы 60шар баланы үз кочагына ала. Лагерьга керү әти-әниләр һәм башкалар өчен дә тыела. Чикләүләр илдәге пандемиягә бәйле. Балаларның иминлеген шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре саклый. Лагерьдагы чаралар балаларның үзләре өчен генә үткәрелә, көнгә биш мәртәбә ашату оештырлган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев