Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Урман иле” ишекләрен ачарга әзерләнә

“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда март аенда башланган капиталь ремонт ахырына якынлашып килә. Бүген биредә җиһазлар урнаштыру, җыештыру эшләре бара.

Лагерьда эш барышы белән танышырга район башлыгы Альберт Хуҗин килде. Ашханә, медпункт, торак бүлмәләрнең җиһазланышын карап чыкканнан соң, ул фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

– Биредә зур һәм күпкырлы эш башкарылды. Биналарны барлык таләпләрне төгәл үтәп җиһазларга кирәк. Кимчелекләр калмасын өчен һәркем үз вазыйфаларын төгәл башкарыр, дип ышанам. Подрядчы оешма барлык эшләрен төгәлләргә бурычлы. Балалар урнашачак бүлмәләргә жалюзи кую мөмкинлеген дә карарга кирәк, – диде район башлыгы.

Төзекләндерү эшләрен башкаручы “Таткоммунжилсервис” оешмасы эшчеләре бүгенге көндә ашханәдә электр җиһазларын урнаштыру белән мәшгуль.

– Лагерь территориясендә инженерлык челтәре, тәрәзәләр алыштырылды, өр-яңадан түбә ябылды, фасад ремонтланды, – ди оешманың баш инженеры Альберт Минһаҗев. 


Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев